Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:15

Башкортстанда кеше үтергән полиция хезмәткәренә гаепләү белдерелде


Шамил Вәлиуллин, proufu.ru фотосы

Шамил Вәлиуллин, proufu.ru фотосы

Башкорстанның Бөрҗән районында полиция хезмәткәре 17 яшьлек егетне машина белән бәреп үтерде.

Башкортстанның Бөрҗән районында 18 июнь көнне 17 яшьлек Шамил Вәлиуллинны җирләделәр. Аннан бер көн алда төнге 3тә велосипедтагы дуслары янында җәяү барган Шамилне машина бәрә. Машина йөртүчесе полиция лейтенанты исерек була. Егет алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлә.

Полиция хезмәткәре кулга алынган, "исерек хәлдә транспорт кулланып кеше үлеменә китергән юл һәлакәтен булдыру" дигән җинаять эше ачылган. Лейтенантка гаепләү белдерелгән. Аңа җиде елга кадәр төрмә һәм аннан соң өч ел машина куллануны тыю яный.

XS
SM
MD
LG