Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:57

Мәскәүдә нәшер ителгән "Татар дөньясы" газеты баш мөхаррире Ринат Мөхәммәдиев 19 июньдә Мәскәү кырымтатарлары җитәкчесе Мустафа Мухтеремов белән Кырымга килеп кырымтатар галимнәре, язучылары белән очрашты.

Cтудентларының 60%лап процентын кырымтатарлар тәшкил иткән университетта “Безнең берлегебезнең тарихи тамырлары һәм Кырымның тәррәкыяте мәсьәләләре” темасына багышланган бу очрашуда сүзгә чыгып Ринат Мөхәммәдиев бөтенрусия татарлары исеменнән сәламләп кыскача үзе хакында сөйләде: "Мин үземне бәхетле татар улы дип саныйм, чөнки миңа бик күп татар зыялылары, күренекле кешеләре, татар язучылары белән очрашырга туры килде."

"Советлар заманында без язучылар Кырымга Коктебельга килә идек, ләкин без ул вакытта безнең кадерле канкардәшләребез кырымтатарлар белән, базарларда яисә урамда таныш тавыш ишетеп, тукталып сөйләшеп, хәбәрләшеп китә идек. Мин – кырымтатарларына гөмүмән хөрмәте булган кеше" диде.

Мөхәммәдиев кырымтатарларның инде Русия шартларындагы тормышлары, мәсьәләләре белән кызыксынды. Очрашуда катнашкан кырымтатар галимнәре исә, Кырым Русия кулына күчкәндә күп кенә вәгдәләр бирелде, ләкин аларның шактые үтәлми бара. Монда инде иң күп кырымтатар теленең статусы дәүләт статусы итеп билгеләнсә дә, кырымтатар теле мәктәпләрдә дәрәс буларак укытылмаган дәрәҗәдә, кырымтатар матбугатын финанслауның җитәрлек булмагвы, кырымтатарлар укмашып яшегән бистәләрдә социаль мәсьәләләрнең хәл ителмәве хакында сөйләнде.

Кырым дәүләт инженер-педагогия университеты ректоры Февзи Якубов исә университетның ашханәсе, тулай торагы, спортзалы булмавын, бу эшләрне Төркия финансларга әзер булганда Кырымның Русия кулына күчүен, һәм бу эшнең туктап калуын, бу хакта Путинга ярдәм сорап хатлар юлланганын, ләкин мәсьәләнең чишелмәвен сөйләде. Шулай ук ул бу хакта Татарстан җитәкчелегенә дә хат юллаганын белдерде.

Очрашу вактында кырымтатар галиме профессор Адиле Меметова татар теленең Татарстанда латинга күчерү эше ни өчен тукталды, бу мәсьәләне яңадан күтәреп чыгарга мөмкинлек бармы дигән сорау белән мөраҗагәт итте.

"Татарларның тик 20 проценты Татарстанда яши, 70 проценты Русиянең бүтән өлкәләрендә яши, шуңа күрә, без Татарстанда латинга күчсәк, татар халкының Русиядә яшәүче зүр өлеше аңа күчә алмаячак. Халкыбыз бүлгәләнергә мөмкин. Икенче яктан, совет заманында "Казан утлары”ның тиражы 105 мең, китапларның тиражлары 100 меңга җитә иде. Ә хәзер китапларның тиражлары 500-1000 данә. Алары да еллар буе кибетләрдә ята. Монда үңай һәм уңай булмаган яклар бар. Уңай ягы шул ки, латинга күчсәк, безне бөтен төрки дөнья укый алачак, ләкин икенче яктан, без кирилда язылган зүр мирасыбызны югалта алабыз. Русия федерациясендә яшәүче татарларның 70 проценты моны якламады", диде Мөхәммәдиев.

Очрашу барышында кырымтатарлар Кырымда Русия ягыннан кырымтатарларга бирелгән күп кенә вәгдәләрнең тик коры сүз булуы, сүз һәм эш арасында зүр аерма күренүе, моны Кырымдагы берьеллык чынбарлык раслаганы, вазгыять яхшы булмаганы хакында сөйләде.
Ахырда Мәскәү кырымтатарлары исеменнән Мустафа Мухтеремов ректор Февзи Якубовка истәләк буларак, балчыктан ясалган, милли нәкышлар белән бизәлгән сәгать бүләк итте. Мөхәммәдиев исә "Татар дөньясы"нда кырымтатарларга багышланган язмалар алга таба да даими басылачагын сөйләде.

"Татар дөньясы" газетының баш мөхаррир урынбасары, Кырымдагы бу очрашуларда катнашкан Ләйсән Ситдикова исә татар гаскәрләре, коллабарационизм һәм чынбарлык хакында ике фильм чыгарганнарын сөйләде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG