Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:12

Порошенко: Русия Украинаны яңа корал сынауда куллана


Украина президенты Петр Порошенко

Украина президенты Петр Порошенко

Украина президенты Петр Порошенко АКШ сенаторлары белән очрашты.

Русия Донбасска корал китерә һәм Украинаны яңа корал сынау полигоны итеп куллана. Бу хакта Украина президенты Петр Порошенко шимбә, 20 июнь көнне, Киевта Джон Маккейн җитәкчелегендәге АКШ сенаторлары белән очрашкан вакытта белдерде.

"Без XXI гасыр коралына XX гасыр коралы белән көрәшәбез, чөнки Русия Донбасска заманча корал китерә һәм Украинаны яңа төрләрен сынау полигоны итеп куллана", диде Порошенко.

Ул Украинада нык рухлы, көчле армия төзи алдык дип белдерде.

Украина һәм Көнбатыш Русияне Донбасстагы сепаратистларга булышуда гаепли, Мәскәү, Донбасста безнең хәрбиләр юк, анда "ихтыярилар" гына бар дип, бу гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG