Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:44

Прокуратура "Җәлил" операсында канун бозу юк дип белдерде


"Җәлил" операсы

"Җәлил" операсы

Прокуратура Җәлил театрында куелган "Җәлил" операсында, белгечләр нәтиҗәсе нигезендә, канун бозу юк дип белдерде.

Прокуратура Җәлил театрында куелган “Җәлил” операсын төбәкара экспертиза үзәге белгечләрен җәлеп итеп тикшерү үткәрде. "Экспертлар ясаган нәтиҗәләр нигезендә канун бозулар табылмады һәм прокуратурага чаралары күрергә сәбәп юк", дип белдерә Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе һәм Дәүләт шурасы депутаты Хафиз Миргалимов "Җәлил" операсын шикаять иткәч, прокуратура апрель азагында тикшерү башлаган иде.

Миргалимов Муса Җәлил опера һәм балет театрында куелган "Җәлил" операсында совет режимы нацизмга тиңләштерелә ди. Ул Русия җинаять кодексының 20.3 маддәсенә нигезләнеп, наци символының куллануы тыелуы турында да белдерде.

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игълам, бу хәлдән соң Азатлыкка, ​"Русия конституциясендә 44нче маддә бар, "иҗат иреге" дип атала ул. Һәр коллективның иҗатка хакы бар. Театрлар болай да критикларны, белгечләрне чакыралар", дигән иде.

XS
SM
MD
LG