Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:54

Башкортстанда Урман авылындагы корал саклагычларда ике шартлау булган


Урман халкын башка урынга күчерәләр. 3 июнь 2015

Урман халкын башка урынга күчерәләр. 3 июнь 2015

Башкортстанда Иглин районы Урман авылындагы корал саклагычларда ике тапкыр шартлау булган. Зыян күрүчеләр турында хәбәрләр юк.

Республикадагы гадәттән тыш хәлләр идарәсе белдерүенчә, бу хакта Урман авылындагы корал саклагычларда ике тапкыр шартлауны күргәннәр хәбәр иткән. Ашыгыч хезмәт шартлау булган урынга киткән. Әлегә зыян күрүчеләр турында хәбәрләр юк, дип яза Коммерсант.

Июнь башында Урман авылындагы корал саклагычларда артиллерия снарядлары келәтендә янгын булганган иде. Ул вакытта иске снарядлар белән әрҗәләр янды, һәр 10 минут саен шартлау булып торды дип белдерелде. Хакимиятләр гадәттән тыш хәл игълан итеп, 2,5 мең кешене башка урынга күчерде. Янгынга берничә сәбәп – эссе көннәр, юк ителүче корал белән саксыз эш итү, метал җыючылар кергән булырга мөмкин, дип белдерелде.

XS
SM
MD
LG