Accessibility links

ОБСЕ тыелган сызыкта сепаратистларның хәрби техникасын ачыклаган


21 июньгә Украина көнчыгышындагы вазгыять
21 июньгә Украина көнчыгышындагы вазгыять

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре (ОБСЕ) Донбаста керү тыелган сызыкта сепаратистларның хәрби техникасы барлыгын ачыклаган. Бу хәл Мински килешүләрен бозу булып тора.

10 танк һәм 27 бронялы хәрби машинаны Донецки өлкәсенең Комсомольски шәһәре янында күргәннәр. Шулай ук берничә хәрби авыр техника, шул исәптән, "Гвоздика" үзйөрешле артиллериянең Шахтерски, Зугрэс шәһәрләре һәм Васильевка авылы янында барлыгы ачыкланган. Украина президенты хакимияте сепаратистларның күп санлы авыр хәрби техниканы Һорловка янына китергәнен дә хәбәр итә.

Соңгы тәүлектә Донбасста ике украин хәрбие һәлак булган, алты хәрби яраланган. Мариуполь, Донецки юнәлешендә, Широкино, Һорловка шәһәрләре тирәсендә сугышлар булды. Украина хәрби җитәкчелеге мәгълүматларына күрә, сепаратистлар бу төбәктә украин хәрбиләренә Мински килешүләре нигезендә тыелган эре калибрлы коралдан аткан.

Үзбилгеләнгән, янәсе, "Донецки халык республикасы" украин хәрбиләре бер тәлектә 40 тапкыр ут ачмау килешүен бозды дип белдерә. Сепаратистлар арасында һәлак булучылар юк.

XS
SM
MD
LG