Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чубаров: Дөньякүләм кырымтатар конгрессы 1-2 августта Анкарада була


Кырымтатар оешмалары платформасы утырышында катнашучылар 5 апрель 2015
Кырымтатар оешмалары платформасы утырышында катнашучылар 5 апрель 2015

Кырымтатар халкы Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров II Дөньякүләм кырымтатар конгрессының 1-2 август көннәрендә Төркия башкаласы Анкарада үтәчәген белдерде. Бу хакта Фейсбукта язды.

"Кырымтатар иҗтимагый, сәяси оешмалар һәм хәрәкәтләрнең, фондларның, иҗат берләшмәләренең, мәгълүмат чараларының вәкилләрен конгресска җибәрү тәртибе якын арада хәбәр ителәчәк", ди Чубаров.

Элегрәк конгресс утырышы 31 июльдән 2 августка кадәр Төркиядә үтәчәк дип хәбәр ителгән иде. Бу карар Төркиядәге кырымтатар оешмаларының платформасы утырышында кабул ителде. 2015 елның февраль аенда Төркиядәге 43 кырымтатар оешмасы бердәм нигездә эшчәнлеккә килеште.

Беренче дөньякүләм кырымтатар конгрессы 2009 елның май аенда Акмәчеттә үткән иде. Ул вакытта чарада 12 илдән, 160тан артык иҗтимагый-сәяси оешмалардан 600ләп делегат катнашты. Конгресс президенты итеп Рефат Чубаров сайланды.

XS
SM
MD
LG