Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:32

Су спорты чемпионаты алдыннан ширкәтләр Казансуга пычрак су агыза


"Татнефть-Арена"

"Татнефть-Арена"

Дөнья су спорты чемпионаты үтәчәк Татарстан башкаласындагы Казансу елгасына төрле оешмалар, ширкәтләр пычрак су агыза.

Прокуратура Дөнья су спорты чемпионаты алдыннан белгечләр җәлеп итеп 40тан артык оешма һәм ширкәтнең чистарту корылмаларын тикшерде. Бу тикшерү май ахырында башланган. Казаннан Арчага кадәр Татарстан экология министрлыгы һәм Роспотребнадзор вәкилләре елга буйлап ширкәтләрнең чистарту корылмалары тикшергән, дип яза kazanfirst. Таләпләргә күрә ширкәтләр кулланылган суларны читартканнан соң гына елгага агызырга тиеш.

Белгечләр елгага агызылган ташландык суда зыянлы матдәләрнең дистәләрчә тапкыр артык булуын ачыклаган.

Татарстан табигатьне саклау прокуроры урынбасары Павел Абрамов сүзләренчә, "Су спорты сарае"ннан елгага аккан ташландык суда тиеш булганга караганда марганец 18, хлор 1,6, сульфитлар 2,5, аммоний 3 тапкыр артык булган.

"Татнефть-Арена"ның гомумән чистарту корылмасы юк, ди Абрамов. Аннан нефть продуктлары һәм фенол 12 тапкыр артыграк булган су агызалар.

"Леруа Мерлен" кибете,"Олимп" спорткомплексы, Четаев урамындагы КНИТУ-КАИ һәм башка оешмаларның да пычрак су агызуы ачыкланган.

"Ривьера" аквапаркы гомумән тикшерүчеләрне чистарту корылмасына кертмәгән.

Ширкәтләр пычрак су агызуны дәвам иткәндә Казансу ярында Дөнья су спорты чемпионаты өчен суга сикерү трамплины төзелә.

XS
SM
MD
LG