Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:46

Ветеран укытучы Люция Хәбибуллинаның "Туган як әдәбияты" китабы тулыландырылып укучылар игътибарына тәкъдим ителәчәк.

Татарстан һәм Русиянең журналистлар берлеге әгъзасы, танылган мәгърифәтче Бәдретдин Гарифуллин нигез салган укытучылар династиясенең дәвамчысы, озак еллар Төмән районының Олы Акъяр урта мәктәбендә зур уңышлар белән татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан, инде 90 яшькә җитеп килүче Люция апа Хәбибуллина “Туган як әдәбияты” китабын яңадан чыгару өчен күп йөрде. Кемнәрнең генә ишекләрен шакымады? Һәм, ниһаять, Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге директоры, профессор Хәнисә Алишина һәм “Яңарыш” өлкә татар газетасы мөхәррире Алсу Сәгыйтова тырышлыгы, өлкә хакимияте матди ярдәме белән бу китап басылачак. Русиядә “Әдәбият елы” булу да бу мәсьәләнең хәл ителүенә уңай тәэсир итте.

1944 елда Тубыл педагогия училищесын, аннары Казан педагогия институтын тәмамлаган Люция Хәбибуллина өлкәнең төрле мәктәпләрендә белем бирә, ә хезмәт елларының күбесе хәзер яшәгән Акъяр авылы мәктәбендә үтә. Ул эшләгән елларда бу мәктәпнең исеме гел алдынгылар рәтендә була. Казаннан кадәр язучы-шагыйрьләр чакырып, очрашулар, исәпсез чаралар үткәрә, белем йорты татар теле һәм әдәбияты буенча өлкәдә терәк мәктәп булып тора. “Лаеклы ялда булуына карамастан, Люция Хәбибуллина иҗади эшләвен дәвам итә. Соңгы елларда, милли төбәк компоненты концепциясен укыту процессына кертү эшен күздә тотып, халкыбызның бай әдәби мирасын туплап “Туган як әдәбияты” китабын язды. “Туган як әдәбияты”ының тулыландырылган яңа варианты тел-әдәбият укытучыларына гына түгел, югары уку йортларының филология факультетлары студентлары өчен дә кирәкле һәм файдалы кулланма булып торыр”, - дип язылган китапның кереш сүзендә.

- Туган халкыңа, аның теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә, гореф-гадәт, йолаларына мәхәббәт тәрбияләүдә туган як әдәбиятын өйрәнүнең әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Китапка әдәбиятның төрле жанрларына караган, мөһим эчтәлекле, сәнгатьчә югары зәвык белән эшләнгән әсәрләр сайлап алынды, - дип сөйләде автор эше турында. – Язучы-шагыйрьләребезнең идея-эстетик карашларына, омтылышларына, язу рәвеше, үзенә генә хас стиль үзенчәлекләре, тематик юнәлешенә дә игътибар ителде. Һәм шулардан чыгып, алар турында мәгълүматлар бирелде.

Әдәби әсәрнең эчтәлеге, әсәрләрнең геройлары, әдәби текстны өйрәнү, эчтәлеген анализлау, әдәбият теориясенә караган мәсьәләләр өстендә эшләүне дәвамлы рәвештә оештыру өчен сорау-биремнәр тәкъдим ителде. Әдәби әсәрләрне анализлау, образларга бәяләмә бирү, тел-сурәтләү чаралары өстендә эшләү дәвамында укучының аң үсеше, әхлагы, дөньяга карашы, уй-фикерләре, үз-үзен тотышы формалаша. Китапта “Халык авыз иҗаты”, “Халык педагогикасы”, “Чәчмә әсәрләр”, “Шигърият” бүлекләре урын алды.

Семинарларда да дәреслек кулланыла

Семинарларда да дәреслек кулланыла

Китапка Габдулла Тукай премиясе лауреаты Якуб Зәнкиев, Булат Сөләйманов, Шәүкәт Гаделша кебек танылган язучы-шагыйрьләребез белән бергә, Заһит Акбүләков, Сәгыйть Сәгыйтов, Фәхриҗамал Үтәшева, Хисмәт Корман шикелле җирле авторларыбыз әсәрләре дә кертелгән. Өлкәдәге тел-әдәбиятны өйрәнүдә зур өлеш керткән галимнәребез Флора Әхмәтова-Урманче, Диләрә Тумашева, Хәнисә Алишина, Клим Садыйков, Флера Сәйфуллина язмалары да урнаштырылган. Соңгы 25 елда җирле шагыйрь-язучыларыбыз иҗатын халыкка җиткерүгә, сәләтләрен үстерүгә зур өлеш керткән “Яңарыш” газетасы һәм аның каршында эшләп килгән “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе хезмәте дә лаеклы бәяләнгән.

“Туган як әдәбияты” – Люция Хәбибуллинаның йөз-меңләгән матур, гыйлми әдәбиятны укып, милли матбугат белән даими танышып, аларны укыту програмы белән бәйләп эш итү тәҗрибәсе нигезендә туган дәреслек.

“Туган як әдәбияты” төбәк әдәбиятын берләштереп, тирән анализлап, укыту програмына туры китереп төзелгән. Ул без – укытучылар өчен бик кирәкле әсбап. Без ул китапларны кадерләп саклыйбыз, бик яратып кулланабыз. Горурланырлык әдәби җәүһәрләрне бер җиргә туплап, өйрәнү, дәреслек итеп чыгару өчен чиксез мораль һәм физик көч түгәргә кирәк. Фидакарь хезмәт юлы үткән, ару-талуны белмәс, тырыш, олы ихтирамга лаек педагогик хезмәт ветераны һәм аның зур казанышы белән чын күңелдән горурланабыз, сокланабыз. Рәхмәт сезгә, Люция апа”, - кебек тәбрикләүләрне кабул итте китап авторы.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG