Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларга милли байрак көне уңаеннан җыелу тыелды


Узган ел кырымтатар байрагы көне Киевта да билгеләнде
Узган ел кырымтатар байрагы көне Киевта да билгеләнде

Байрак көнен оештыру комитеты бу атнада өйләрне, машиналарны милли тамга һәм кырымтатар байраклары белән бизәргә чакырды.

Акмәчет хакимиятләре Милли байрак көнендә бәйрәм концерты һәм машина йөреше уздырырга рөхсәт сорап бирелгән мөрәҗәгатьне өч тапкыр кире какты, дип хәбәр итә оештыру комитеты.

Бу уңайдан оештыручылар бу көнне халык җыелган чараларның булмаячагын белдерде, өйләрне һәм машиналарны милли бизәкләр һәм байраклар белән бизәргә, милли кием кияргә чакырды.

"26 июнь көне алдыннан халыкны берләштерү һәм патриотизм рухын ныгыту өчен милләттәшләрне мөмкин булган кадәр милли тамганы таратырга, өйләрдә һәм машиналарда милли байраклар эләргә, милли кием кияргә чакыра", диелгән бу белдерүдә.

Байрак көнендә активистлар Акмәчеттән кырымтатарлар күпләп яшәгән авыл-шәһәрләр буйлап кире Акмәчеткә кайта торган итеп машина йөреше уздырырга рөхсәт сораган. Кичен шәһәрнең Фонтаны бистәсендә милли байракка багышланган тамаша оештырырга теләгән булган.

Рөхсәт бирелмәве сәбәпле ул көнне халык күпләп җыелмаячак, әмма атна буе милли байракка багышланган чаралар дәвам итәчәк. Балаларның рәсем бәйгесе, фотография бәйгесе, видеолар күргәзмәсе оештырыла.

Киевта Милли байрак көнендә урам җыены, машина йөреше һәм ярминкә оештырыла. Милли байрак көне 2009 елдан бирле бәйрәм ителә.

XS
SM
MD
LG