Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы өч айда һәр өченче кешенең якыны эшен югалткан


Русия халкының өчтән бер өлеше белгән кешеләр арасында эшен югалтучылар бар, ди фикер белешү оешмасы.

Соңгы фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, халыкның 21%ның дуслары һәм туганнары арасында эшен югалткан 2-3 кеше бар. 9%ның дүртәр кеше эшсез калган.

"Югары белемле даирәләрдә бу күбрәк очрый (32%), аларның күбесенә 25-44 яшь (37%), белемнәре түбәнрәк булганнар азрак (20%)", диелгән ВЦИОМ белдерүендә.

Халыкның күпчелеге элеккегечә эш урыннарын югалтмаячакларына ышана. Сораштыруда катнашкан һәр дүртенче кеше эшсез калса яңа урынны тиз таба алачагына инана. Өчтән бер өлеше яңа эш урыны табарга тырышырга кирәк булачак дип саный.

23% кына акчаны сакчыл тотып аны җыю ягын карый.

Җомга 19 июнь Петербур халыкара икътисади форумда чыгыш ясап Русия президенты Владимир Путин, ил җитәкчелеге эшсезлеккә үсәргә бирмәде, дип чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Русиядә эшсезлек 5.8%.

XS
SM
MD
LG