Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге министрлары Мәскәүгә каршы чикләүләрне озайтырга килеште


Европа берлегенең тышкы эшләр министрлары Мәскәүнең Украинадагы гамәлләренә бәйләп Русиягә каршы кертелгән икътисади чикләүләрне ярты елга озайтырга карар итте.

Русиянең Кырымны аннексияләвенә һәм Донбасста сугышучы сепаратистларга ярдәм итүенә җавап итеп бу чикләүләр узган елның июлендә кертелгән иде. Русия Украинаның көнчыгышындагы сугышта катнашмавын белдереп килә.

Бу елның мартында Европа берлеге илләренең хөкүмәт башлыклары чикләүләрне озайту мәсьәләсе Киев белән сепаратистлар арасында атышларны туктату турында февраль аенда Минскида имзаланган килешүләренең үтәлүенә бәйле булачагын белдергән иде.

Европа берлегенең рәсми вәкиле Русиянең энергетика, финанс һәм хәрби өлкәләренә каршы чикләүләрнең 2016 елның 31 гыйнварына кадәр озайтылуын игълан итте.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков бу карарга Русиянең үз җавабын әзерләве турында белдерде.

Донбасстагы сугыш корбаннары саны 6,5 меңгә якынлашкан дип исәпләнә.

XS
SM
MD
LG