Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башнефть" хиссәләренең чиреге Башкортстанга тапшырыла


Русия президенты Владимир Путин "Башнефть" хиссәләренең чиреген Башкортстанга тапшыру турында карар чыгарды.

Башкортстан республикасына "Башнефть"нең 38 128 551 гади һәм 6 280 076 өстенлекле хиссәсе биреләчәк.

Русия хөкүмәтенә бу хиссәләрне ике ай эчендә Башкортстанга тапшыруны оештыру йөкләнә. Хәзер "Башнефть" хиссәләренең 75,08 проценты Русия милке. Аларның бер өлеше Башкортстанга тапшырылганнан соң Русия милек хезмәте карамагында 50 процент плюс бер хиссә калачак.

Былтыр Русия прокуратурасы "Башнефть" "Система" ширкәтенә канунсыз рәвештә сатылган дип аның хиссәләрен Русиягә тапшыруны таләп итте һәм "Система" каршы чыкмагач хиссәләр Русия милек хезмәтенә күчте.

XS
SM
MD
LG