Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хаҗга әзерлек башланды


Хаҗга әзерлек башланды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:45 0:00

Башкортстанда Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗга барырга теләүчеләрдән документлар кабул ителә башлады. Быел Согуд Гарәбстанына гыйбадәт кылу вакыты сентябрь аена тура килә, Корбан бәйрәме – 24 сентябрь билгеләнә. Изге урыннарга хаҗ кылучыларның тәүге төркеме Башкортстаннан ай башында ук сәфәргә чыга. Быел 16 мең 400 кешегә Русия квотасы бирелә. Сәяхәтчеләрне махсус аккредитация алган сигез туроператор юлга озатачак. Согуд Гарәбстанына бару өчен электрон чип куелган яңа паспорт таләп ителә. Моннан тыш, хаҗ кылучының менингококк инфекциясенә каршы вакцина ясатуы турында сертификаты булырга тиеш.

XS
SM
MD
LG