Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:12

Казанда өметсез чирле балалар һосписына ярдәм фестивале үтте


21 июнь Казанның "Туган авылым" күңел ачу үзәгендә өметсез чирле балалар һосписына ярдәм итү максаты белән хәйрия фестивале узды. Монда татар эстрада артистлары концерт куйды, хәйрия ярминкәсе, күңелле уеннар оештырылды. Хәйрия чарасында 23970 сум акча җыелды, диде вакыф вәкилләре.

"Туган авылым" күңел ачу үзәге арт-мөдире Диләрә Хәйретдинова әйтүенчә, алар социаль проектларны, хәйрия чараларын үзләрендә ешрак үткәрергә тели. Лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итүче Анжела Вавилова исемендәге хәйрия вакыфы белән берлектә беренче тапкыр хәйрия фестивале оештыру да шул нияттән эшләнелә.

"Туган авылым" өметсез чирле балалар һосписына ярдәм чарасы үткәрү теләген әйтә, Вавилова вакыфы моңа бик теләп ризалаша. Шул рәвешле “Йөрәктән - йөрәккә” дигән хәйрия фестивале туа, аларга “Хәләл” индустриясе берләшмәсе, “Бала бәхете” хәйрия оешмасы, дистәләгән татар җырчылары ярдәмгә килә.

Үлемгә дучар ителгәннәр ярдәмгә мохтаҗ

“Без хәйрия чарасында килгән кешеләргә ярдәмгә мохтаҗ булган балалар турында сөйләдек. Аларны үзебезгә кунакка чакырдык. Безнең ишекләр һәркөн һәркем өчен ачык. Төрле милли-дини эшкуарлар, кул эшләре осталары үзләренең эшләнмәләрен саттылар һәм аннан кергән акчаны безнең хәйрия вакыфына тапшырдылар. Шулай ук артистлар бушка чыгыш ясады. Тамашачылар, фестивальгә килгән халык “Туган авылым” буенча куелган махсус сәдака савытларына (боксларга) акча салып, мохтаҗ, өметсез чирле балаларның хәлен җиңеләйтергә үзеннән өлеш кертә алды.

Кызганыч, безнең илдә үлем турында сөйләшергә яратмыйлар, аннан куркалар, шуңа да һосписны кабул итеп бетермәүчеләр дә бар. Әмма бу чынбарлык һәм без үлемгә дучар ителгән кешеләргә дә ярдәм итәргә тиешбез”, ди Анжела Вавилова исемендәге вакыф рәисе урынбасары Ольга Мишутина.

“Татар эстрадасы изге эшләрдә актив катнаша”

“Туган авылым” вәкиле Диләрә белдергәнчә, “Йөрәктән-йөрәккә” хәйрия фестивален Анжела Вавилова исемендәге вакыф белән алар даими оештырмакчы. Беренчесеннән ул канәгать калган.

“Концерт программасында дистәләгән җырчы-артистлар, биючеләр катнашты. Чыгышлар блоклап барды. Классик блокта Мариинский театры вәкилләре булды, Turkvision фестивале лауреаты – җырчы Айдар Сөләйманов чыгыш ясады. Татарстанның опера һәм балет театры солистлары килде. Икенче блокта татар эстрадасы йолызлары: “Зө-ләй-лә”, “Казан егетләре”, “Аксель” төркемнәре, Иделия, Ильяс Халиков һәм башка җырчы-башкаручылар катнашты. Бу чараның максаты - татар эстрадасын шушы изге гамәлдә берләштерү”, диде комплексның арт-мөдире Диләрә Хәйретдинова.

Концерт-тамашадан тыш хәйрия фестивалендә оештырылган милли-дини ярминкә дә һәрбер эшмәкәр, һәрбер кул эшләре остасы янында махсус сәдака тартмалары торды.

“Һәр сатылган әйбернең акчасы мохтаҗлар өчен”

“Хәләл” индустриясе берләшмәсе безне әлеге хәйрия чарасына чакырды. Монда үз әйберләребезнең, пешергән ризыкларыбызны сатып Вавилова вакыфына ярдәм итәргә телибез”, ди эшмәкәр, чүпрәсез ипи пешерү остасы Фәрит Заһидуллин.

АКШтан Казанга кунакка кайткан автор-башкаручы Иделия чит ил эстрада йолдызларының да мондый хәйрия чараларында актив катнашуларын яки үзләре ярдәм чаралары үткәрүләрен әйтте.

“Чит ил йолдызлары да хәйрия чаралары үткәрә”

“Җәен мин һәр елны Татарстанга кайтам. Әти-әнием, туганнарым белән күрешәм, туры килгәндә менә шушындый хәйрия чараларында чыгыш ясарга, үземнән өлеш кертергә дә өлгерәм. Монда чын ихластан катнашам һәм мин моңа бик шатмын”, ди Иделия.

“Казан егетләре”дә Рамазан аенда изге эштән читтән калмаска тырышканнар.

“Без балаларны бик яратабыз”

“Балаларны, олы яшьтәге тамашачыларны без яратабыз. Балаларыбыз - безнең киләчәгебез. Рамазан аенда савабы булыр, балаларга ярдәм итәрбез дип килдек. Балаларга килгәндә, барсына да сәламәтлек телибез. Безнең монда килеп чыгыш ясавыбыз мохтаҗларга ярдәм итсә, без бик шат булачакбыз”, ди төркем егетләре.

Дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков та хәйрия фестивалендәге тамашачыларга “Хәерле гомер” җыры башкарып, тыңлаучыларның күңелләрендә миһербанлык хисләрен уятырга тырышты.

“Иң мөһиме – изге ният”

“Мондый хәйрия чаралары соңгы елларда бик зураеп һәм күбәеп киттеләр. Бер яктан бу бик сөенчеле булса, икенче яктан көенечле дә. Чөнки ятим балалар, һосписта ятучы авыру балалар бик күп. Мондый чаралар оештыручыларга рәхмәт әйтәсе килә. Без аларга бик сокланып карыйбыз. Без һәрвакыт изгелек кылып яшәргә тиешбез. Монда нинди генә музыка яңгыраса да: дини җырлармы, эстрада җырларымы, алар барысы да изге нияттән килгән җырчылар. Иң мөһиме – ният”, ди Ильяс Халиков.

22 июньдә, ярдәм чарасының икенче көнендә Анжелла Вавилова исемендәге вакыф рәсми сайтлары аша “Туган авылым”да үткән хәйрия чарасында үзеннән өлеш кертүчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерде һәм анда 23970 сум акча җыелуын хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG