Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:10

II Европа Сабантуе Берлинда узды. Сабантуй үткәрү өчен Әлмәттән артистлар, аш-су осталары, спортчылар, сәүдә хезмәткәрләре килде. Әлмәт мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Пайдуллина чыгымнарның биш миллион сумга төшәчәген әйтә.

II Европа Сабантуе 21 июньдә Берлинда узды. "Без Сабантуйга 800ләп кеше килер дип көтмәгән идек. Мин 300-400ләп кеше килсә дә бик әйбәт булыр дип уйлаган идем", ди Германия татарлары берләшмәсе "Татарлар Дойчланд" рәистәше Венера Вәгыйзова. Аның сүзләренчә, бәйрәмдә Европадагы 20гә якын илдән татарлар катнашкан. Иң зур төркем – 54 кеше Литвадан килгән. "Безгә ике көн алдан ук килеп бөтенесе дә ярдәм иттеләр. Иртәрәк килгәннәр кунакларны каршы алып, Берлинны да күрсәттеләр", ди Вәгыйзова.

Берлин Сабантуе

Берлин Сабантуе

19 июньдә, иртәгә Сабантуй дигән көнне, татарстаннар Берлинда остаханәләр (матер-класс) үткәргән. Бу остаханәләрдә читтә татар телен өйрәнү, татар тарихы, татар җырының үзенчәлекләре, милли киемнәр тегү турында сөйләшкәннәр, дөрес итеп татарча көрәшергә өйрәткәннәр.

Вәгыйзова һәр остаханәдә 30-40лап кеше катнашканны әйтә. Татар җырлары турында мастер-классны Мәскәүдән Роза Хәбибуллина алып барган, Сабантуйда башкарасы җырларны да кабатлаганнар. Вәгыйзова сүзләренчә, Берлин бәйрәменә Европадагы һәр ил үзенең концерт програмы белән килгән булган. Сабантуй сәхнәсендә Европа ягыннан Айдар Гайнуллин, Муса Маликов, Роза Хәбибуллина чыгыш ясаган.

Вәгыйзова Сабантуй чыгымнарын хәлебездән килгән кадәр үзебез күтәрергә тырыштык дип әйтә. Алар Германиядәге 12 фондка Сабантуйга акча сорап мөрәҗәгать иткән булган, әмма хатлары җавапсыз калган. "Бәлки бу хәл чикләүләр аркасындадыр", ди Вәгыйзова.

Ул Берлин районы җитәкчелегенә бик рәхмәтле. "Алар безгә бәйрәм үткәрергә дип 1000 евро бирделәр, Сабантуй мәйданы өчен дә бер генә цент та түләмәдек. Су да, ут та бушка булды. Бәйрәмебез Социомәдәният үзәге янында үтте. Ул үзәктә җомга көнне оештырылган остаханәләр өчен дә бер генә тиен дә түләмәдек. Икенче көнне Сабантуйда катнашкан артистлар да анда урнашты, кичен дискотеканы да шунда үткәрдек", ди Вәгыйзова.

Берлин Сабантуенда

Берлин Сабантуенда

Берлиндагы татар халкының милли бәйрәме "Сабантуй – дуслык күпере" дип аталды. Сәхнәдә Германиядә яшәүче рус, азәрбайҗан, казакъ диаспоралары вәкилләре дә чыгыш ясаган.

Вәгыйзова тумышы белән Чаллыдан булган, менә биш ел инде Швециядә яшәүче Әнүзә Еремина-Зеттерлундка бик рәхмәтле. "Без аның белән 10 ай Скайп аша эшләдек. Ул Сабантуй програмын төзеде, сценарийны язды. Әгәр ул булмаса, мондый Сабантуй үткәрә алмаган булыр идек. Әгәр Татарстан бөтен районнарын да Берлин Сабантуена җибәргән булса да, бездән башка бәйрәм үтмәс иде. Барлык эшләрнең 98%ы узган елның ноябрь аеннан бирле монда эшләнде, ди Вәгыйзова.

Берлин бәйрәме вакытында киләсе елда Европа Сабантуеның кайда буласы тәгаенләнмәгән. Вәгыйзова сүзләренчә, октябрь аенда Европа татарлары альянсы утырышы узачак һәм бу мәсьәлә шунда хәл ителәчәк.

"Без ел буе Сабантуйга әзерләндек"

Әлмәтләргә Берлин Сабантуена барачакларын апрель аенда хәбәр иткәннәр. Бу хакта Азатлыкка Әлмәт шәһәре һәм районы мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Пайдуллина белдерде.

"Берлинга әзерләнергә өч айлап вакыт китте. Әмма без районга кайсы да булса төбәкне бирәчәкләрен беләбез һәм шуңа күрә ел буе бәйрәмгә әзерлек эшләре алып барабыз, биюләр әзерлибез, програм төзибез", ди Пайдуллина.

Берлин Сабантуенда

Берлин Сабантуенда

Берлин Сабантуена Әлмәттән өч иҗат төркеме, алар – татар театрыннан 9, фольклор төркеменнән 10, биючеләр 15 кеше һәм тагын биш җырчы, мәдәният идарәсеннән ике кеше барган. Аннан кала Әлмәт музейларыннан 4, Казан музейларыннан 3 кеше барган. Очкычта барлыгы 50 кеше булган. "Безгә президент чартер бирде, ул менә ике ел инде шулай булыша, узган ел Ригадагы Европа Сабантуена да биргән иде", ди Гүзәл ханым.

Аннан кала аш-су осталары, спортчылар, мәгълүмат чаралары, сәүдә хезмәте вәкилләре, мәйданны бизәүчеләр дә Әлмәт ягыннан Европа Сабантуенда катнашкан.

Әлмәт ягыннан җырчылар Динар Байтимиров (Петербур җырчысы), Фәрит Фәйзрахманов, Илүсә Хуҗина (Берлинда белем ала), Алсу Әбелханова (Казаннан) чыгыш ясаган. Әлмәт артистлары театрлаштырылган тамаша ясап бөтен кунакларны каршы алып торган, Сабантуйны да башлап җибәргән.

Сәүдә (РайПО) хезмәткәрләре Әлмәт башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән Берлиннан мәртәбәле кунаклар өчен табын корган һәм шулай ук Сабантуйда катнашкан бөтен кешегә дә бушка фуршет әзерләгәннәр.

"Без бәйрәмдә 200ләп кеше булыр дип уйлаган идек, әмма меңгә якын кеше булды. Көн буе алар татар милли ризыкларын тәмләп карый алды. Бәлешләр, вак бәлешләр, гомумән, татарның нинди милли ризыгы бар, барсын да табынга куйдык. Берлинга килгәч 12ләп зур бәлеш кенә пешердек. Без ике пешерү урынын үзебез арендага алып, ризыкларны анда әзерләдек. Казылык ише Европада булмаган әйберләрне үзебез белән алып килгән идек. Бик әйбәт килеп чыкты ул, бөтен нәрсә дә бөтен кешегә дә җитте. Иң ахырдан без үзебез белән алып килгән 200 кечкенә чәкчәкне өстәлгә куйдык һәм күчтәнәч итеп аны һәркем алып китте.

Дөрес, Сабантуйның кыен яклары да булды. Мисал өчен килештерү эшләре. Сабантуйга килгәннәрнең барсы да диярлек сатарга чәкчәкләрегез һәм башка әйберләрегез юкмы дип сораган иде. Анда сәүдәне рөхсәт итмәделәр", ди Пайдуллина.

Әлмәтләр Сабантуй мәйданын бизәү әйберләрен һәм аларны куючыларны, шулай ук аш-су осталарын алдан гадәти рейста очкычта Берлинга җибәргән булган.

Берлин Сабантуенда

Берлин Сабантуенда

Пайдуллина сәнгать ягыннан оста һәм шул ук вакытта финанс ягыннан мөмкинлекләр зур булганга әлмәтләрне менә инде ике ел рәттән Европа Сабантуена җибәрәләр дип әйтә.

"Безнең бит юмарт химаячеләр – нефтьчеләр бар. Калган районнарга мондый эшләрне күтәреп чыгу авыр булыр иде. Безнең "Татнефть" һәрвакыт ярдәм кулы суза. Узган ел Ригада үткәрешкәнгә Европа Сабантуйларының үзенчәлекләрен дә яхшы беләбез, шуңа күрә безне җибәргәннәрдер дип уйлыйм", ди Пайдуллина.

Аның сүзләренчә, узган елгы Рига Сабантуе Татарстан кесәсенә 5 миллион 400 мең сумга төшкән булган. "Быелгы смета да ахырына кадәр җиткерелмәгән. Без күп нәрсәне гарантия белән эшлибез. Һәр нәрсә расланырга тиеш. Биш миллион тирәсе чыга ул. Моңа чартер белән барулар да керә," ди Пайдуллина.

Берлин Сабантуенда тагын Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендә казаннар, анда конгресстан һәм министрлыклардан вәкилләр, барлыгы 20ләп кеше катнашты. "Алар башка бюджеттан", ди Пайдуллина.

Берлин Сабантуе татар, рус һәм алман телләрендә барды. "Бу алдан куелган шарт иде", ди Гүзәл ханым. Сабантуйга Берлинның Лихтенберг районы башлыгы Монтейро Биргит та килде. "Ул бәйрәмне карап, ничек сез менә үзегезнең мең еллык традицияләрегезне саклый аласыз дип сорады. Бәйрәмдә алманнар да бик күп иде, алар башта безнең нишләгәнебезне аңламады, ә инде аңлап алгач, бик сокландылар.

Плётцензее төрмәсендә татарстаннар чәчәк сала

Плётцензее төрмәсендә татарстаннар чәчәк сала

Дөрес, Европага барып бәйрәм үткәрүнең проблемнары да бар, чыгымнары да зур. Сабантуйга Европадагы төрле шәһәрләрдән өлкәннәр дә җыелган иде. Бер ханым Франциядән килгән. Ул анда 30 ел тора инде, бәлки, телне дә оныта башлагандыр. Без чыгыш ясаганда алар елап утырды. Сагыналар алар, көтәләр. Әнә шул күз яшьләре өчен генә дә Европага Сабантуй үткәрергә бару кирәк", ди Пайдуллина.

Оештыручылар Берлин Сабантуена сәяси төсмерләр дә өстәгән иде. Бәлки җиңүнең 70 еллыгы уңаеннандыр, Берлинда шагыйрь Муса Җәлил җәзаланган Плётцензее төрмәсендә татарстаннар чәчәкләр дә салды. Татар халкының милли бәйрәмен сәясәтләштерү беренче мәртәбә генә түгел, Буа Сабантуе да республика җитәкчесен сайлау якынлашканга "Президент белән бергә" шигаре астында үткән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG