Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:15

АКШ илчесе Джон Теффт Татарстанга сәфәр кыла


АКШның Русиядәге илчесе Джон Теффт

АКШның Русиядәге илчесе Джон Теффт

АКШның Русиядәге илчесе Джон Теффт "КАМАЗ"да булачак, "Алабуга" икътисади зонасын караячак. Казанда аны студентлар белән очрашу һәм мәдәни програм көтә.

АКШның Русиядәге илчесе Джон Теффт 23-24 июнь көннәрендә Татарстанда. Чаллыда илче Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев белән "КАМАЗ" эшчәнлеге белән таныша. Төштән соң Алабугада берничә берләшмәне карау һәм "Алабуга" ачык икътисади зонаның эше белән танышу каралган. Кичен илче Казанга юл тота.

Мариотт кунакханәсендә кунып АКШ илчесе 24 июнь иртән Кол Шәриф мәчетен һәм Казан Кирмәнен караячак. Төш вакытында Казан Дәүләт Тикшеренү Технолония Университетында (КНИТУ) студентлар, профессорлар һәм журналистлар белән очрашу булачак.

Кире Мәскәүгә очар алдыннан илче Джон Теффт Балалар республика хастаханәсе (ДРКБ) янында урнашкан Рональд Макдональд йортына кереп чыгачак. Бу йортта яман шеш белән авыручы балалар һәм аларның әти-әниләре яши.

Татарстан президентының матбугат хезмәте Азатлык радиосына президент вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановның АКШ илчесе белән очрашуы көнтәртибендә каралмаган, дип хәбәр итте.

Джон Теффт Украинада (2009-2013), Грузиядә (2005-2009), Литвада (2000-2003) илче булып эшләде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG