Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:27

Матур табигать кочагында утырган Ялутор районындагы Кулик авылын ямьләндереп изге ай калыкты. Тумышы белән Кулик авылы егете Рәшит Сәләмовның мәчет төзелешендә өлеше зур.

Рәшит Сәләмов чыгыш ясый

Рәшит Сәләмов чыгыш ясый

– 2004 елда малаемны бөтенләйгә югалту куркынычы туган иде, ул һәлакәткә очрады. Ул исән калса, туган авылымда мәчет төзер идем дидем. 2005 елда Куликка Зыятдин Низамов, Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Заһит Акбүләков белән барып, сугым суеп, авылда аш үткәрдек, халык белән бу изге эшне башлау турында сөйләштек. Аннары тагын кыенлыкларга очрап, бу эш тукталып торды.

Мәчет эшендә актив катнашучы Шакир Мәхмүтов һәм имам Рәшит Галиев

Мәчет эшендә актив катнашучы Шакир Мәхмүтов һәм имам Рәшит Галиев

2011 елда яңадан ниятемне тормышка ашырырга керештем. Балачак дустым Рәшит Галиевнең өендә яңадан утырыш ясап, элекке колхоз идарәсе бинасында мәчет төзергә сөйләштек. Дустым бу эшне җитәкләргә алынды. Мин документлар эше белән йөрдем, аннары җитәкчеләргә акча сорарга бардык. Өлкә хакимияте биргән акчаларга иске бинаны торгызып, өстәп бура куйдык, манара торгыздык, матур рәшәткәләр белән уратып алдык. Эчке эшләрен халык белән бергә башкардык. Шулай итеп, бик матур мәчетебезне ачу тантанасы да җитте.

Кунаклар күп җыелды

Кунаклар күп җыелды

Тантанада шулкадәр кеше күп булды, Кулик авылы урамы буйлап тезелгән машиналарга карап сокланып тордым. Бик күп бүләкләр, сәдәка бирделәр. Ул акчаларга авылымда сугышта һәлак булучыларга һәйкәл ачарга планлаштырдык. Әле архивларда казынып, төгәл исемлек булдырасы бар.

Сугышта һәлак булган әтиемнең кабереннән туфрак алып кайтып, әниемнең каберенә сиптем, гомере буе тормыш иптәшен көткән әниемне әтием белән кушылдырган шикелле булдым. Һәм инде ниятләгән мәчет тә ачылды. Авылыма иман нуры чәчеп, тынычлык, сәламәтлек, ихтирамлылык теләп торсын, - дип сөйләде Рәшит Сәләмов. Тарихка да тукталып үтте: “Архивта 1912 елда мәчет төзелеше өчен җир бирелгән, дип язылган. Якынча 1912- 15 елларда төзелешне бетергәннәрдер дим. Башка мәгълүматлар юк. 1918-1920 елларда гражданнар сугышы булган авылымда. Окоплары саклана иде әле.

Дин әһелләре

Дин әһелләре

1922 елда мәчет инде булмаган, аны мәктәпкә әйләндергәннәр. 1926 елда Кулик авылында 126 хуҗалык булган, хәзер 28 генә йорт калган. Авылга кадәр асфальт юл килә. Автобус йөри. Авылда кибет тә, мәктәп тә, башкасы да юк. Почта, медицина хезмәткәре генә үз эшләрен башкаралар”, - дип аңлатты.

Бәйрәм белән котларга авылга өлкәбезнең сәнгать осталары, җырчылар килгәннәр, балалар өчен уеннар оештырылды. Ул арада мәчеттә намаз укылып, кунаклар элекке мәктәп бинасына аш өстәленә чакырылдылар. Авыл кешеләре аш әзерләр өчен дүрт сарык бирделәр.

Шул көннәрдә Яркәү районының Түреавыл авылы мәчетенең 20 еллык юбилее үткәрелде, Төмән районының Индрәй мәчетенең нигезенә беренче субай кагылды, Ялутор районының Мәнгәр авылының 100 еллыгына багышланган тантанасы оештырылды.

Үзешчәннәр чыгышы

Үзешчәннәр чыгышы

XS
SM
MD
LG