Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янукович Русиянең Кырымны яулап алуын "фаҗига" дип атый


Владимир Янукович
Владимир Янукович

Украинаның элекке президенты Виктор Янукович Би-би-си-га әңгәмәдә Русия яклы сепаратистлар контролендә булган җирләр Украина эчендә калырга тиеш дип белдерде.

Украинаның элекке президенты Виктор Янукович Кырымны Русиягә кушуны "украин дәүләтенең фаҗигасе" һәм "инде булган хәл" дип атады. Янукович фикеренчә, әгәр ул хакимияттә калса, бу хәл булмас и иде. Кырымны кире Украинага кайтаруга ихтималлык аз дип саный.

Янукович бу хакта һәм Донбасстагы вазгыять, Майданда демонстрантларга ут ачу, илдәге хәл турында Би-би-си-га әңгәмәдә белдерде.

Украина көнчыгышындагы хәрби низагны мәхшәр һәм "Донбасс халкына" карата геноцид дип бәяләде. Русия яклы сепаратистлар контролендә булган җирләр Украина эчендә калырга тиеш дип тә белдерде.

Русия президенты Владимир Путинның Украина – дәүләт түгел дигән сүзләрен Янукович "сәяси тамаша элементы" дип атады.

2014 елның февралендә Киевта протест чарасын куып таратканда кешеләр үлеменә карата Янукович беркайчан да андый фәрман бирмәвен, кан коюга һәрвакыт каршы икәнлеген белдерде.

Янукович хәзер үзенең күп вакытын Ростовта үткәрүен һәм Русия буйлап йөрергә мәҗбүр икәнлеген, гомеренә куркыныч янаганга һәрвакыт янында сак булуын да сөйләде.

XS
SM
MD
LG