Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:18

Быелгы Ижау шәһәр Сабантуе башка еллардан аермалы буларак табигатьтә үтте. Халык яратып ат чабышын карады.

Сабантуйны оештыручылар – шәһәр администрациясе, Ленин районы җитәкчеләре һәм татар милли оешмалары быел “Чекерил” спорт комплексы мәйданында уздыруны хуп күрде. Оештыруда ел саен Татарстан вәкилләре дә катнаша. Татарстанның Саба районы администрациясе башлыгы Рәис Миңнеханов бәйрәмне ачу тантанасында халыкны котлап, матур урын сайлануын билгеләде, оештыручыларга бүләкләр өләште. Татарстан республикасының Дәүләт шурасы депутаты Геннадий Глушков Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын халыкка җиткерде.

Бәйрәмне төрле милләтләрнең мәдәниятен үз эченә алган җырлы-биюле чыгышлар дәвам итте.

Ат чабышы

Ат чабышы

Берничә ел Ижау халкы Сабантуйның иң күркәм һәм көтеп алган ярышлары – ат чабышларын күзәтә алмаган иде. Стадион кысаларында чабышлар уздыру мөмкин булмады. Шуңа да яше-карты, олысы-кечесе ат чабышлары уздыру урынын биләп алды. Атлары да – эх, атлары шул. Дөрес, күп түгел, ә ниндиләре! Малкайлар да чабышларны көтеп арган, күрәсең, бер урында басып тора алмый – йөгерергә ашкына. Берничәсе тибенеп, тамашачыларны бераз куркытып та алды. Менә старт. Томырылып чапкан атларны күзәтүе генә дә ни тора!

Бәйгеләрдә - җилкән җитез атлар
Дагалардан очкын чәчелә.
Ат өстендә килгән үсмерләрнең
Ут кабыныр төсле чәченә,

дип юкка гына язмаган шагыйрь.

Сабантуй мәйданы гөрли

Сабантуй мәйданы гөрли

“Чабышта катнашыр өчен ел дәвамында атларны бик яхшы карарга кирәк”, дип уртаклашты Чаллыдан җайдак Руслан Меджидов. Ат чабышларын карарга килүчеләр шатлыгын яшермәде. Яшьлек елларын, авыл Сабантуйларын хәтерләткән атларның томырылып йөгерүләре. Минзәлә төбәгендә туып үскән Фәйрүзә Сәхәпова ярышларны бик ошаткан. Киләсе елда да бәйрәм шушы урында булып, атлар ярышын карарга килергә теләге.

Кайбер хуҗалар токымлы атларын трассага чыгармаган. Чабыш юллары тигез түгел, атлар имгәнер дип курыктык, дип уртаклашты Удмуртиянең Граховски районыннан килгән Виктор Леонтьев.

Сабантуй тау башыннан яхшырак күренә

Сабантуй тау башыннан яхшырак күренә

Сәхрәдән халык тагын мәйданга агылды. Анда аларны кызыклы уеннар, ярышлар көтә иде. Кемдер концерт програмын үз итте. Кемдер уеннар мәйдачыгына юл алды. Кемдер авылда, табигать кочагында оештырылган Сабантуйлардагы кебек гаиләләре белән тау итәгенә урнаша башлады. Шундыйларның берсе Илгизә ханым туганнары белән иде. Сабантуйны таудан күзәтү кызык бит, урнаштык бирегә, дип җайлап утырды ул.

Кече мәйданда “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләре төрле уеннарга чакырды. Биредә ханымнар да, егетләр дә чүлмәк ватуда ярышты. Үзешчән сәнгать осталары сәхнәдән тамашачыны моңлы җырлыры, җитез биюләре белән сөендерде.

Капчык көрәшендә катнашучы малайлар

Капчык көрәшендә катнашучы малайлар

Бәйрәмгә килгән бала-чага ихтыяҗлары да онытылмаган. Рәсем осталары акбур тотып иҗат итсә, кечкенәләр төрле машинага утырып, үзләре рульдә булды. Шуннан зур бәхет бармы соң кечкенә малайлар өчен! Ә менә кечкенә кызлар үзләрен башка ярышларда сынап карарга булган. Зур капчыкларны урап тотып, әниләреннән аерылып китеп, куян кебек сикерерә-сикерә узышты алар. Егылды, елады, торып тагын йөгерде. Димәк, бу балалар кечкенә генә булса да, ярты юлда туктап кала торганнардан түгел. Җиңүгә омтылышлары бушлый калдырылмады – истәлекккә Сабантуй бүләге алды кызчыклар. Боларны күзәтеп йөрүче Татарстанның Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов шатлыгын яшермәде. Сабантуйны уздыру мәйданын да бик ошаткан олы кунак. “Хәзер бу бәйрәмнән соң әлеге урында төрле җыеннар уздыру өчен чират булачак дип әйттем шәһәр җитәкчеләренә. Шундый милли бәйрәмнәрнең булуы, борынгыдан килгән йолаларны дәвам итү – милләтебезне саклап калуда бик әһәмиятле”, дип сөйләде ул.

Кул көрәшендә олы яшьтәге хатын-кызлар да катнашты

Кул көрәшендә олы яшьтәге хатын-кызлар да катнашты

Ә мәйдан һаман гөрли. Быел хатын-кызлар арасында оештырылган кул көрәшендә яшьләрдән бер дә калышмыйча өлкәннәр дә катнашты. Надежда Гарифуллина лаеклы ялда, гомере буе авыр эшләрдә булган, шуңа да бер дә курыкмыйча яшь кызлар белән көч сынашты һәм җиңү яулады.

Күкләргә ашкан шома колга – һәр Сабантуй тамашасының аерылгысыз билгесе. Һәр кеше дә аның очына менеп җитә алмый. Иң җитезләре генә үзенең җиңеллеген һәм елгырлыгын күрсәтә. Шома колгага менүчеләрне күзәтүе дә кызыклы. Кемдер ял итә-итә, көчен бүлеп-бүлеп күккә төрәлгән колгага үрмәли. Кемдер җитез генә менеп китә дә, кире төшә. Раушан Ямалиев та ашыкмады. Югыйсә, җиңүче вакытка карап билгеләнә.

Бәйрәмдә төрле милләт кешеләре үзләренең көчен сынап карады. Кече Пургадан беренче тапкыр Сабантуена килгән Юрий Николаевка бәйрәм ошаган. Физик әзерлекле егет уеннарда да катнашкан.

Келәмдә Таhир Хуҗагалиев

Келәмдә Таhир Хуҗагалиев

Һәр Сабантуеның йөзек кашы - милли көрәш. Сабантуй мәйданында көрәшү нияте белән быел бихисап егетләр - Русия, Татарстан һәм Удмуртиядә танылган көрәшчеләр килгән. Беренче тапкыр Ижауда шундый төркем көрәшчеләрне күрәм, дип уртаклашты үзе дә данлыклы көрәшче, инде берничә буын егетләрне милли спорт төре белән кызыксындырып, аларны төрле ярышларга әзерләүче Альфред Сабирҗанов. Аңа оештыручыларның көрәш мәйданын читтә, теннис уйнау урынын билгеләү канәгатьсезлек тулырган.“Көрәшне һәркем күзәтә. Шуңа да аны мәйданда урнаштырырга иде”, диде ул.

Көрәш-көрәш инде. Халык стадион тирәли егетләрнең бил алышуын кызыксынып күзәтте. Башта яшүсмерләр көч сынашты. Батырлар очрашуы – алдарак. Алар, әйтерсең, тиздән келәмдә көндәшләр буларак очрашмаслар да, бер-берсен күтәреп алып сыртына салырга тырышмас, елмаешып, аралашалар. Болар Сарапулдан Илдар Гыйлфанов, Ижаудан Таһир Хуҗагалиев һәм башкалар.

Сабантуй батыры Таhир Хуҗагалиев (уртада), Илдар Гыйлфанов (с), Тимур Кәримов (у)

Сабантуй батыры Таhир Хуҗагалиев (уртада), Илдар Гыйлфанов (с), Тимур Кәримов (у)

Илдар Гыйлфанов бүген көрәш келәменә яшь егетләрнең күпләп чыгуына, техник яктан көчле булуларына сөенеп тора. Үзләренең дә әле күптән түгел, өлкән көрәшчеләргә сокланып карап торуларын искә алды. Димәк, милли көрәш югалмас.

Сабантуй батыры өчен көрәш озакка сузылды. Әмма халык таралмады. Быел Ижау Сабантуеның абсолют батыры булып Таһир Хуҗагалиев калды.

Киләсе елларда да милли бәйрәмебезне шушы "Чекерил" спорт комплексында уздыру турында телдән сөйләшү булган. Бу урынны оештыручылар уртак фикергә килеп, сайлауларыннан канәгать, халык та ошатты.​

Саба егетләре

Саба егетләре

XS
SM
MD
LG