Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:13

Ереванда электрга бәяләрнең үсүенә каршы чара дәвам итә


Полиция каршы булучыларны су сибеп таратты, журналистларның камераларын ватты, тартып алды.

Әрмәнстан башкаласында электр энергиясенә бәяләрнең үсүенә каршы 19 июньдә башланган чара вакытында элекке һәм хәзерге депутатлар, шоу-бизнес вәкилләре һәм зыялылар көч куллануны булдырмас өчен полиция белән пикетчылар арасында җанлы калкан булып басты.

Сишәмбе көнне урам җыенына президент җитәкләгән Республикан партия депутаты Самвел Фарманян, партия рәисе урынбасары, мәгариф һәм фән министры Армен Ашотян килде. Аларны күрү протест белдерүчеләр арасында тагын да зуррак ачу тудырды.

Каршылык чарасында катнашучылар президент Серж Саргсянның электр энергиясенә бәяләрне арттыруны туктатуын таләп итә. Бүген алар бу мәсьәләдә премьер-министр яки парламент рәисеннән аңлатмалар көтә.

Сишәмбе көнне полиция Баграмян проспектында җыелган халыкны су сибеп куып таратты. 200дән артык кеше тоткарланды, алар арасында журналистлар да бар. Журналистларның камералары ватылган һәм тартып алынган, аларга каршы көч кулланылган. Британиянең Әрмәнстандагы илчелеге һәм Азатлык радиосы җитәкчелеге Ереванда булган бу хәлгә тирән борчылу белдерде.

Азатлык җитәкчеләренең берсе Ненад Пеич журналистларның үз эшләрен башкарганда шундый мөгамәләгә дучар булуын кискен тәнкыйтьләде.

​"Талауга урын юк!" исемле чара 19 июльдә башланды. Анда катнашучылар энергиягә бәяләрнең артуына утырып протест белдерә. Җәмәгать хезмәтләрен көйләү комиссиясе быел инде өченче тапкыр Әрмәнстанда энергиягә хакларның 15%ка артуын белдерде. Протест чаралары Әрмәнстанның Гюмри һәм Ванадзоре шәһәрләренә дә җәелде.

Русиянең дәүләт контролендәге мәгълүмат чаралары Еревандагы бу хәлләрдә “Көнбатыш кулы уйнаган” дип сөйли. РЕН-ТВ “Еревандагы чаралар күптән түгел Украинада булган хәлләргә охшаган” дип язып чыкты. Электр энергиясенә бәяләрнең үсүенә протестны “АКШ оештыра” диелде.

Бәяләр артуы нигә шул кадәр халыкны урамга чыгарды? Урам җыенында Русиягә каршы шигарләр бармы? Гюмрида булган хәлләрне искә алып һәм “Әрмәнстан электр челтәре” ширкәтенең 100% акцияләренең Русиянең “ИНТЕР РАО ЕЭС"ныкы булуын исәпкә алып Азатлыкның рус редакциясе бу сорау белән сәясәт белгече Александр Искандерянга мөрәҗәгать итте.

"Энергиягә бәяләрнең артуы ул сәбәп түгел, ә сылтау гына. Бу Әрмәнстан өчен шактый гадәти вазгыять, вакыт-вакыт урам сәясәткә йогыты ясап ала. Сәяси яктан караганда, Әрмәнстан күбрәк Европага түгел, ә Латин Америкасына охшаган. Дөресрәге элекке Латин Америкасына. Протестлар күп төрле була, архитектура, экология, социаль мәсьәләләргә караган булырга мөмкин. Социаль проблемалар булганда мондый чараларга кеше күбрәк килә. Хакимият белән халык арасында упкын шактый тирән, бигрәк тә яшьләр арасында аңа ышаныч юк. Бу юлы халык Facebook челтәре ярдәмендә җыелды, анда белемле яшьләр утыра. Бездә Ереванда транспортка бәяләр артуына каршы да, ниндидер кибет төзүгә, архитектура һәйкәлләрен җимерүгә каршы, экологияне яклап та күпсанлы урам җыеннары булып тора. Проблемнарны хәл итү өчен башка юл табылганчы бу шулай дәвам итәчәк", диде Ереваннан сәясәт белгече.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG