Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызыл Башкирия халкы сусыз интегә


Кызыл Башкирия халкы сусыз интегә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:53 0:00

Башкортстанның Әбҗәлил районы Кызыл Башкирия авылында яшәүчеләр Башкортстан-Чиләбе төбәкара юлын капларга җыена. Дүрт меңгә якын кеше берничә ай рәттән сусыз интегә. Алар әйтүенчә, су монда тик бәйрәмнәрдә генә бирелә. Халыкның тәмам чыдамлыгы беткән. Соңгы вакыт авыл халкы еш кына урамда җыела. Авыл янынан бер елга да, шишмә дә акмый. Шулай ук сафта булган колонкалар да юк. Урындагы хакимият бу мәсьәләне хәл итү өчөн су сату автоматын урнаштырган. Авыл халкы аннан суның бер литрын өч сумга сатып ала.

XS
SM
MD
LG