Accessibility links

Кайнар хәбәр

БДИ: Татарстан укучылары рус теленнән Русиядә иң алдынгылар арасында


Имтихан бара
Имтихан бара

Русиядә мәктәпне тәмамлаучы балалар иң катлаулы, мәҗбүри һәм массакүләм имтиханны – рус теленнән БДИ тапшырдылар. Гомуми нәтиҗәләр яхшы – ил буенча уртача балл 65,8 булып, узган елгы күрсәткечләрдән 3,3 баллга күбрәк.

Татарстан, гадәттәгечә, рус телен иң яхшы белүчеләр арасында (69 балл). Перм крае (71 балл) һәм Киров өлкәсеннән (70 балл) генә калыша.

Башкортостан шулай ук яхшы нәтиҗәләргә ирешкән – уртача 66 балл.

Иң югары күрсәткеч – 100 балл җыючылар санына килгәндә, Татарстан монда да алдынгы. Андый укучылар саны 57 булган. Башкортостанда – 37. Әйтергә кирәк, кайбер урыс өлкәләрендә, милли телләр укытылмауга карамастан, урыс телен балалар начаррак белә. Мәсәлән, Хабаровски краенда 100 балл җыючы балалар 56 булса, Смоленск өлкәсендә – нибары 23, ә Вологда өлкәсендә бөтенләй аз – нибары 16 бала гына.

Рособрнадзор Русия төбәкләре буенча рус теленнән БДИ нәтиҗәләрен яшереп калдырмакчы – имеш, алар халыкка чыгарылса, бу төбәкләр арасында ярыш булачак. Шулай да, регионнар бердәм имтиханнар нәтиҗәләрен үзләре үк игълан итәләр.

Әлегә мондый нәтиҗәләр:
Перм крае – 71 балл
Киров өлкәсе – 70 балл
Татарстан – 69 балл
Красноярски, Ставрополь крайлары – 65 әр балл
Пенза өлкәсе – 64,7 балл
Волгоград өлкәсе – 62,3 балл

Иң түбән күрсәткечләр Дагыстанда – анда урыс теленнән БДИ уртача баллы 46 дан артмаган.

XS
SM
MD
LG