Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корылык Татарстанга 30 млрд сумлык зыян салырга мөмкин


Быел да уңышның нинди булачагын фаразлау авыр, диде авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов.

Татарстанның ашлык үскән районнарында быел да корылык. РБК хәбәр итүенчә, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов тагын 10 көн коры торса, зыянның 30 млрд сумнан ким булмаячагын белдергән.

Төбәктә инде алтынчы җәй коры килә. Хакимиятләр коры эссегә чыдый алырлык ашлык үстерү турында әле уйлана гына. Быел да уңышның нинди булачагын фаразлау авыр, дигән Әхмәтов.

Корылыкка каршы көрәшкә 1.5-2 млн сум акча тотылган. Ашлыкны саклар өчен су сибү һәм коры вакытта котырган бөҗәкләрне агулау кебек чаралар оештырыла.

Быел республикада 59 ясалма күл һәм су саклагычлары яңадан торгызылачагы хәбәр ителде. Татарстан 2013 елда ук Русия авыл хуҗалыгыннан моның өчен акча алган 25 төбәкнең берсе иде.

XS
SM
MD
LG