Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иделия: “Америка хыялы – чын ул"


Иделия: “Америка хыялы – чын ул"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:50 0:00

Иделия: “Америка хыялы – чын ул"

Татарстаннан АКШка китеп яшәүче автор-башкаручы Иделия 25 июнь Казанда матбугат очрашуы үткәрә. “Америка хыялы – чынмы, әллә ялганмы?” дигән исем астында үтәчәк әлеге очрашу алдыннан Иделия белән әңгәмә кордык.

Элек яшьләр өчен татарча телевизион тапшырулар алып баручы, автор-башкаручы Иделия җәй саен Америкадан Казанга кунакка кайтып, әти-әнисе, туганнары, дуслары белән очраша. Быел ул 21 июньдә “Туган авылым”да үткән “Йөрәктән-йөрәккә” исемле хәйрия фестивалендә дә катнашырга өлгерде. 25 июньдә ул кабат әлеге күңел ачу үзәгенә иҗатташ дуслары белән килеп “Америка хыялы – чынмы, әллә ялганмы?” дигән матбугат очрашу оештыра. Әлеге чараның асылын ул беренче булып Азатлыкка сөйләде.

– Америкада бик популяр булган “expression” (әйтем) бар. “ Very famous American expression – American dream.” (Америкада бик популяр әйтем – Америка хыялы.) Чөнки кешеләр Америкага үз хыялларын тормышка ашыру өчен баралар. Менә шул дөресме яки юкмы? Бик күп кеше бара, ләкин, кала алмыйлар, кире кайталар. Америкага барган кеше “авырлыклар” чорын узарга тиеш. Мин аны үттем һәм мин биш ел инде АКШта бик бәхетле яшим.

–​ Ни өчен син үзеңне нәкъ менә анда бәхетле дип саныйсың?

– Чөнки мин үземнең яраткан музыкам һәм актерлык сәнгате белән шөгыльләнәм. Үземне бәйсез итеп хис итәм. Һәркөн үземнең яраткан шөгыльләрем белән шөгыльләнәм, кешеләргә үземнең иҗатымны бүләк итә алам. Белгәнегезчә, мин башка артистлардан бик аерылып тордым.

–​ Америкага кабаттан озакка китәсеңме?

– Әйе, минем очкыч ике-өч атнадан булачак. Аңа кадәр 25 июньдә “Туган авылым” комплексында журналистлар белән очрашу уздырам. “Америка хыялы – чынмы, әллә ялганмы?” дигән темага.

–​ Безгә алдан әйтсәң идең: Америкада бәхет табу –​ чынмы әллә ялганмы?

– Чын.

–​ Америкада рухи яктан үсеш-үзгәреш ничек бара? Анда кеше акча эшләү максаты белән генә яши һәм динилек, рухилык артта кала диләр. Дөресме бу?

– Бу дөрес түгел. Чөнки Америкада да бездәге кебек төрле кешеләр, төрле диннәр бар. Мөселманнар да, христиан динен тотучылар да бар. Ләкин анда христиан дине алга киткән, мөселман динен тотучылар аз.

–​ Хәзер Америка-Русия мөнәсәбәтләре ничектер кискенләшә кебек. Сез моны сизәсезме?

– Гомумән, мин сәясәттән ерак кеше. Телевизор карамыйм, анда керәсем дә, беләсем дә килми. Минем АКШтагы дусларым да сәясәт белән бик кызыксынмыйлар.

–​ Сиңа Америкага киткәч мондагы дус-танышларыңның карашы үзгәрмәдеме? Салкынлык сизмәдеңме?

– Юк, андый салкынлыкны сизмим. Мин туган җиремне, кайдан килгәнемне америкалыларга әйткәч, бер кеше дә иң беренче итеп сәясәт турында уйламый. Үзара “communication”(аралашу) бара. Минем дусларым арасында андый конфликтлар килеп чыкканы юк.

–​ Океан артындагы проектларны өйрәнеп Русиядә эшләтеп җибәрүләргә игътибар итәсеңме? Гадәттә анда тәҗрибә алырга, яңа алымнар өйрәнергә китәләр түгелме?

– Әйе, әлбәттә. Безнең бөтен шоу-бизнес алардан алынган.

–​ Сөйләмең, татар телең инглиз теле белән кушыла башлаган. Димәк, анда татарча аз сөйләшәсең?

– Америкада татарча сөйләшмиләр бит. Мәктәп ачып өйрәтергә кирәк аларны. Мин Татарстаннан килгән артист буларак, татар телен катнаштырып, шундый берәр проект эшләргә хыялым бар. Ул бик кызык булыр иде дип уйлыйм. Ләкин бу әле киләчәк планы гына.

–​ Бәлки, сиңа Америкада яшәүче милләттәшләребез белән берләшеп эшләргә кирәктер?

– Безнең алар белән очрашканыбыз бар. Майами Сабантуенда булдым. Анда йөзләгән татарны күрдем.

–​ Мондагы Сабантуй белән Америкадагы Сабантуй кайсы ягы белән аерыла? Татарстанда Сабантуйны гадәти шоу-тамаша итеп кабул итә башладылар...

– Анда да артистларны чакыралар, бик күп җырлар җырланыла. Ләкин ул җырлар аларны якынайта. Монда Сабантуй – ул традиция кебек. Ә анда ул туган якны сагыну һәм юксыну кебек. Кешеләр өчен ул бик мөһим. Ул сине туган җиргә алып кайта кебек.

–​ Син анда кияүгә чыгып яшисеңме инде?

– Юк, мин кияүдә түгел. Инде бу сорауны бик күп бирәләр. Шәхси тормышым ул минем күңелдә саклый торган бердән-бер зур серем. Минем җырларым, иҗатым барысы да тамашачы өчен. Мин тулаем иҗатта.

–​ Синең иҗатыңны кайда күреп була?

–​ Социаль челтәрләрдә таба һәм күрә аласыз. Мин анда IDELIA MARS дип теркәлгәнмен.

XS
SM
MD
LG