Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:33

Еревандагы протест чарасына тагын дүрт шәһәр кушылды


Ереванда протест чарасы

Ереванда протест чарасы

Еревандагы утка бәя күтәрүгә протест чарасына Гюмри, Ванадзор, Аштарак һәм Абовян шәһәрләре дә кушылды.

Әрмәнстан башкаласы Ереванда электрга бәя күтәргәнгә тыныч протест чарасы дәвам итә. Чарада катнашучылар баррикадалар коруга, төп урамнарның берсе - Баграмян проспектын ябуга карамастан, протестның өченче төне дә тыныч үтте. Бәрелешләр булмасын өчен узган төндә дә депутатлар һәм артистлар тере дивар булып протестчыларны чорнап алды.

Чәршәмбе кичендә Ереван үзәгендә берничә мең кеше булган. Алар янә электр бәясен 16%ка күтәрү карарын кире алмыйча китмәячәкләрен белдерде. Бу хакта Азатлыкның әрмән редакциясе журналисты хәбәр итте.

Активистлар протест чарасына чыкмаучыларны кичен 9дан 10га кадәр бөтен электр җиһазларын, утны сүндерергә чакыра. Алар фикеренчә, бу хәл "Әрмәнстан электрчелтәре" ширкәтенә хәйран зыян салачак. Бу ширкәт үтенече белән дәүләтнең хезмәт күрсәтү комиссиясе утка бәяне күтәрде.

XS
SM
MD
LG