Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:39

Болгар музей-тыюлыгы Русиядә ял көннәрендә сәяхәт итү өчен кыйбат булмаган беренче унлыкка керде. Бу исемлекне Travel порталы белгечләре төзегән.

Белгечләр туристик урыннардагы ике кешегә отельдә тору, кафеда ашау һәм бер урынны карау бәяләрен чагыштырган. Болгарда бу 3050 сумга төшәчәк дип белдерелә. Русиядә иң арзан урын – Зарайски. Анда ике кешегә 2800 сум түләп ял итәргә була. Икенче урында Переславль-Залесский, Кострома өлкәсенең Солигалич шәһәре өченче урында.

XS
SM
MD
LG