Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ илчесе: "Татарстанга кабат киләчәкмен"


АКШ илчесе Теффт Казанда студентлар белән очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:57 0:00

АКШ илчесе Теффт Казанда студентлар белән очрашты

АКШның Русиядәге илчесе Джон Теффт Татарстанга ике көнлек сәфәрен тәмамлады. Чаллы һәм Алабугада йөреп кайтканнан соң 24 июньдә ул Казан кирмәнендә булды, ә соңыннан КНИТУда студентлар, аспирантлар һәм журналистлар белән очрашты. Аның белән вице-премьер Васил Шәйхразиев һәм ректор Герман Дьяконов булды.

Казан дәүләт тикшеренү технология университетының (КНИТУ) конференцияләр залында илчене Фулбрайт програмының җәйге мәктәбендә катнашучы 25 яшь галим һәм студент көтә иде. Теффт залда җыелучыларга күптәннән Татарстанга килү теләге булуы, республика турында күп ишетүе һәм укуы хакында сөйләде. Яшьләр дипломатка мәгариф, фәнгә кагылышлы төрле сораулар бирде, ләкин Русия-АКШ мөнәсәбәте, сәяси вазгыять темасын кузгатмады.

Гик-барлар турында

Петербурдан килгән бер студент Теффттан: “Русия белгечләре кайсы өлкәдә көчлерәк?” дип сорагач, илче кызыклы мәгълүмат китерде.

“АКШта технологияләр белән кызыксынучылар йөри торган махсус гик-барлар күп”, - дип сөйләде илче. “Менә хәзерге вакытта шундый барга керсәң, анда күпчелек өстәлләр артында инглизчә түгел, ә русча сөйләшәләр”, - диде Теффт, Русиядән “акыл агымы” проблемының актуаль булуын искә төшереп.

АКШ инвесторларының Русиягә килмәү сәбәбе турында

Илче сүзләренчә, американнарның Русиягә инвестиция ясарга теләге бар. “Бу хакта мин илчелектә төрле өлкән кешеләр белән очраштым. Әлбәттә, Русия һәм АКШ хакимиятенең Украинага карата фикерләре төрле. Шул ук вакытта уртак эшләр дә күп. Ләкин АКШ бизнесы өчен Русиядәге иң зур проблем санкцияләр дә, Украина мәсьәләсе дә түгел, ә Русия икътисадының үсмәве”, - диде Теффт. “Американ ширкәтләре дөньяның бөтен җиренә бара алалар, ихтыяры бар. Хәзерге вакытта башка илләрдә американ инвестицияләре өчен үсеш чагыштырмача тизрәк булачак”, - диде дипломат.

Джон Теффт Казан сәфәре турында
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:19 0:00

Студентлар белән күмәкләшеп фотога төшкәч, илчене журналистлар белән очрашыр өчен аерым залга чакырдылар.

Башта ул кушылган камера һәм диктофоннар өчен биш минутлык чыгыш ясады, аннары яздырусыз (off-the-record) форматка күчте. Аның сүзләренчә, мондый форматта ул Русиянең башка шәһәрләрендә дә очрашкан һәм бу ысул аңа журналистларга күбрәк мәгълүмат җиткерергә мөмкинлек бирә.

Рамазан ае турында

Теффт сәфәрне Рамазан аенда кылган өчен аеруча шат булуын белдерде. Аның сүзләренчә, ул дипломат эшчәнлеге дәвамында көнчыгыш илләрендә күп хезмәт иткән, шуңа күрә бу аның өчен әһәмияткә лаеклы ай. Илче шулай ук иртәнге якта Казан кирмәненә баруын, Кол Шәриф мәчетенә керүен телгә алды. Дипломат шулай ук әкренләп татар ризыклары белән таныша башлавын белдерде. Рус кухнясыннан иң яратканы пилмән булса, Теффтның әлегә яраткан татар ризыгы юк.

"Төсле революцияләр" һәм Татарстан суверенитеты турында

Журналистлар илчедән аның “төсле революция”ләргә катнашы булу-булмавы турында сорадылар. Теффт исә “бу минем яраткан сорау” дип, төп максатларының берсе - гражданнар җәмгыяте һәм демократик институтларга ярдәм күрсәтү булуын әйтте.

Дипломаттан Татарстанның суверенитеты өчен көрәш тәҗрибәсе турында ниләр белүен дә сорадылар. Ләкин Теффт бу темада тирән белемгә ия булмавын, ләкин киләчәктә кызыксыначагын белдерде.

Илче сүзләренчә, аның киләчәктә тагын Татарстанга килү нияте бар. Анысында инде ул хатыны белән бергә килергә тырышачак.

XS
SM
MD
LG