Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО: Донбасста каты сугыш башлану куркынычы саклана


НАТО җитәкчесе Йенс Столтенберг
НАТО җитәкчесе Йенс Столтенберг

НАТО җитәкчесе Йенс Столтенберг Русияне Донбасста сугышучы сепаратистларга булышуны туктатырга чакырды.

НАТО җитәкчесе Йенс Столтенберг, Русияне Донбасста сугышучы сепаратистларга булышуны туктатырга чакырып, Украина көнчыгышында киңкүләм сугышның янә башланып китү куркынычы бар дип белдерде.

Столтенбер, пәнҗешәмбе көнне НАТО-Украина саммитын ачканда чыгыш ясап, низаг булган төбәктә ут ачмауны бозу очраклары булуны да әйтте. Аның сүзләренчә, Мәскәү сепаратистларны өйрәтүдә, корал һәм солдатлар китереп ярдәмен дәвам итә. Украина һәм Русия чигендә Русия гаскәрләренең артуын да билгеләп үтте Столтенберг.

Ул НАТОның Украина иминлеге һәм бөтенлеге өчен булуын, Русиянең Кырымны канунсыз аннексияләвен танырга җыенмавын да белдерде.

Русия исә үзенең Украина көнчыгышындагы низагта катнашуын кире кагып килә.

Соңгы атналарда Донбасстагы вазгыятьнең кискенләшүе, низаглы төбәктә килешүгә багышланган, февраль аенда имзаланган Мински килешүен тормышка ашыруны куркыныч астына куя. Бу сугышта 6,5 меңгә якын кеше һәлак булды дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG