Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Александр Рыклин: Кадыйров Немцовка янады


Александр Рыклин
Александр Рыклин

"Ежедневный журнал" баш редакторы Александр Рыклин тикшерүчеләргә Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның сәясәтче Борис Немцовка янаганлыгын сөйләде.

Оппозиционерның республикадагы сәяси төзелешкә тискәре карашы янауга сәбәбе булган. Немцовның үлеменә карата Рыклиннан сорау алулары турында Немцов гаиләсенең адвокаты Вадим Прохоров хәбәр итте.

Элегрәк оппозиция вәкилләре һәм Немцовных хезмәттәшләре Кадыйровның сәясәтчене үтерүдә катнашы бар һәм аннан сорау алырга кирәк дип әйтә килде.

Оппозиция Немцов Донбасста күпме чечен сугыша һәм әлеге хәлгә Кадыйровның роле турында рәсми сорау юллавы әлеге үтерүгә этәргән дип саный.

Немцов 2015 елның 27 февралендә Мәскәү үзәгендә атып үтерелде. Бу җинаятьне кылган дип шикләнгән биш кеше: Заур Дадаев, Анзор һәм Шадид Губашевлар, Хамзат Бахаев, Тимерлан Эскерханов сак астына алынды. Тикшерүчеләр алар җинаятьне башкаручылар булырга мөмкин ди. Әлеге үтерүне оештыручылар булырга мөмкин – Руслан Геремеев һәм Руслан Мухутдинов эзләүдә.

XS
SM
MD
LG