Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Праймеризны ярминкәгә әйләндерделәр"


"Праймеризны ярминкәгә әйләндерделәр"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:19 0:00

"Праймеризны ярминкәгә әйләндерделәр"

27 июнь Татарстанда праймериз уза. "Президентлыкка намзәтләр республиканы, президент атамасын ничек саклаячаклары турында җавап тотарга тиеш", ди элекке депутат, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин.

Быелның 15 июнендә инициатив төркем Татарстан президенты вазифасына праймериз үткәрүгә әзерлек кысаларында “Бердәм Русия” фиркасе эчендә алдан тавыш бирүдә катнашу өчен кандидатлар исемлеген раслаган иде. Биредә республиканың 12 иҗтимагый оешмасы Татарстан президенты вазифасына Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итүләре дә әйтелде. Праймеризга башка кандидатлар, Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, сенатор Сергей Батин һәм Дәүләт думасының элекке депутаты Олег Морозов күрсәтелде.

27 июньдә узачак праймеризда катнашу өчен ”Бердәм Русия” фиркасе һәм Татарстанның 33 иҗтимагый оешмасы республиканың төрле почмакларыннан 1636 сайлаучыны тәкъдим итте. Бу сайлаучыларның яртысы “Бердәм Русия” фиркасеннән. Праймериз барышында рейтинглы тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлаучылар өч кандидатны билгеләячәк.

Шушы сәяси чара алдыннан без Татарстан парламентының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин белән очрашып, фикерләрен белештек.

– Фәндәс әфәнде, президент сайлавына кадәр праймериз узачак. Сез Татарстан, Русия дәрәҗәләрендә элекке депутат, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе буларак нинди фикердә торасыз? Татарстан президентын сайлауның бер өлеше итеп праймериз куллану кирәк идеме?

– Беренчедән, ресбупликада бу сүзне куллану кирәк түгел. Хәзерге заманда бик күп шовинистик оешмалар татар телен бетерүгә, урыс телен саклау, үстерергә дип эш алып баралар. Мин бу яшькә җитеп бу сүзнең нәрсә икәнен аңламыйм. Бәлки ул бу очракта “ярминкә” сүзенә якынрактыр. Әйе, менә аны ярминкә дип атасак дөресрәк булыр, ул аңа туры килә. Аның мәгънәсе шулай. Праймеризны куллануны урынлы дип санамыйм. Президентлыкка кандидатлар күрсәтү халык белән элемтәдә, халык белән эшли торган бик абруйлы оешмалар тарафыннан тәкъдим ителергә тиеш дип уйлыйм. Ә монда халык ишетеп тә белмәгән ялтыравыклы исемле оешмаларның президентлыкка кандидат тәкъдим итүләре бу күренешне ярминкәгә әйләндерә дә инде. Мондый тәҗрибә уздыруны мин дөрес дип санамыйм. Кабатлап әйтәм, халык алдында дәрәҗәләре булган оешмаларның, төрле шәһәрләрнең билгеле шуралары вәкилләре тарафыннан сөйләшеп, киңәшләшеп үткәрелә торган булса, уңай күренеш булыр иде. Алдан сайлау гамәлләрен халык фикеренә дә сеңдерү кирәк.

Фәндәс Сафиуллин
Фәндәс Сафиуллин

Бездә бит әле республика җитәкчесенең исем дәрәҗәсен түбәнәйтеп, чиновник рәвешендә булдыру турында һаман да кайнар бәхәсләр бара. Президент атамасын бетереп, Татарстанның дәүләти дәрәҗәсен төшерү максаты куела, шул турыда сүз бара. Әмма менә булачак “ярминкә”гә әзерлек эшләре барышында бу хакта бер сүз дә булмады. Минемчә, президентлыкка кандидатны күрсәтсәләр яки ул үзен күрсәтсә, беренче таләп шундый булырга тиеш иде: “Син президент атамасын саклап калу өчен көрәшкә әзерме яки бу исемне бетерүне хуплыйсыңмы? Татарстанны Татарстан итеп калдыру өчен ни көчеңне куячаксың? Алдан тавыш бирү буенча кандидатлар күрсәтү утырышында шул сораулар да күтәрелергә, аларга җаваплар да ишетелергә тиеш иде. Һәм ул җаваплар халыкка да ирешергә тиеш иде.

– 27 июньдә буласы праймеризда 1600дән артык сайлаучы катнашачак дип белдерелде. Сез шушы чараны ярминкә белән чагыштырырга телисез?

– Ә ул сайлаучыларны кемнәр нинди юллар белән вәкаләтле иткән, аларны кемнәр сайлаган? Ул сайлаучылар байлармы, олигархлармы, бүгенге хуҗа кешеләреме яки инде сыер саучымы, механизатормы, укытучылармы, табиблармы, ветераннармы? Алар каян җыелган? Мин аларны белмим. Әгәр ул праймеризда катнашучыларны халыктан сорап җыйган булсалар, аны ярминкә дип түгел, сайлауның беренче адымы дияргә булыр иде.

– Сез Татарстан депутаты булган елларда Югары шура мөнбәреннән халык фикерен чагылдырган татар милли университетын булдыру таләбен дә күтәргән идегез. Университет та юк, хәзер инде андый таләпләр дә ишетелми..

– Бу безнең иң зур хурлыгыбызның берсе. Университет булдыру тәкъдимен (аны мин җиткердем) Югары шура 1994 елның 23 июлендә кабул итте. Анда татар милли университетын 1995 елда ачарга диелгән иде. Шушы карарны икенче көнне үк Татарстан премьеры Мөхәммәт Сабиров гамәлгә ашырырга да тотынды. Бу идеяне КДУ ректоры Юрий Коноплев та хуплады. Ул үзенең базасында, әлеге уку йорты ачылганчы, биш ел буе укытырга әзер иде. Әмма Мөхәммәт Сабиров киткәч, әлеге идея сүндерелде һәм бетте.

Дөньяда булмаган хәл. Илнең җитәкче даирәләре милли университет булдыруны хупламый, теләми. Бу татарда гына шулай һәм милләтнең хурлыгы.

XS
SM
MD
LG