Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:56

Татар әсирләре турында яңа китап чыкты


Казанда галимнәр Искәндәр Гыйләҗев һәм Ләлә Гатауллинаның “Беренче дөнья сугышында әсирлеккә төшкән Русия мөселман яугирләре” дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде.

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында галимнәр Искәндәр Гыйләҗев белән Ләлә Гатауллинаның уртак хезмәте – “Беренче дөнья сугышында әсирлеккә төшкән Русия мөселман яугирләре” дип исемләнгән китабын тәкъдим итү булды. Бу – 100 ел элек булган вакыйгада татарларның эзе турында беренче хезмәт. Моңа кадәр ул өйрәнелмәгән. Китап туенда галимнәр шактый иде, шуңа бу вакыйга турында күпләр үз фикерләрен җиткерде.

"Алманнар ислам факторын файдаланган"

Беренче дөнья сугышында Русия армиясендә татарлар 10 процентны тәшкил иткән дигән фаразлар бар, әмма төгәл саннар юк. Әсирлеккә төшкән татар яугирләрнең санын да якынча гына фаразлыйлар. Галим Искәндәр Гыйләҗев сүзләренчә, 80 меңгә якын татар-башкорт булырга тиеш. Германиядә йөзләп тоткыннар лагере була, шуларның 80ендә татарлар булган, кайда 200 татар, кайда 300 тоткын исәпләнгән. Ике пропагандист лагерендә 12 мең татар тоткын булып яшәгән.

Искәндәр Гыйләҗев һәм Ләлә Гатауллина

Искәндәр Гыйләҗев һәм Ләлә Гатауллина

Китап авторы Искәндәр Гыйләҗев сугышны каһарманлык белән бәйләргә кирәкми, беренче чиратта анда эләккән кешеләрнең фаҗигале язмышы турында уйларга кирәк. Мөселман булмаган дәүләт – Германия беренче тапкыр татарларны, исламны үз файдасына борырга тырышкан, шушы фактны өйрәнү әһәмиятле, ди.

“Беренче дөнья сугышында татарлар, ислам факторын куллану була. Германия дөнья тарихында беренче тапкыр эксперимент уздыра. Дини факторны сәяси хәрби көрәштә куллана. Документларда Германия сәясәтчеләре татарларны ничек кулланырга теләгәнен күреп була. Мөселман әсирләрен җыеп, ике лагерьга туплыйлар. Анда барлык шартлар булдырыла. Театр, оркестр, мәктәп оештырыла, мәчет салына, кызганычка, ул сакланмый, 1929 елда мәчет сүтелгән, газеталар бастырыла. Алманнар татарларны үз ягына авыштырырга тырышалар, әмма эскперимент бернигә дә китерми”, диде ул.

"Татар әсирләре ике арада калган"

Тарихчылар Илдус Заһидуллин белән Дамир Исхаков әсирлеккә төшкән татарлар ике арада калып, авыр рухи газаплар кичергән дип сөйләделәр.

“Татарлар патша Русиясен яклый, гәрчә Русия мөселманнарына яшәү авыр була. Моның тарихи фактлары бар. Сугыш башланыр алдыннан Петербурда IV мөселманнар корылтае була. Анда “Мөселманнар – Русиянең үги балалары” дип нотык сөйләнә. Ул күп газеталарда басылып чыга. Мөселманнар Русия ватандашлары булган, инкыйлабларда катнашмаганнар, әмма шул ук вакытта үзләрен үги итеп хис иткән. Менә бу очракта ничек корал тотып Русияне якларга мөмкин? Татарлар бу сугышта ватанпәрвәрлек күрсәтә”, дип сөйләде тарихчы Илдус Заһидуллин.

“Беренче дөнья сугышында әсирлеккә төшкән Русия мөселман яугирләре” китабы

“Беренче дөнья сугышында әсирлеккә төшкән Русия мөселман яугирләре” китабы

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков сүзләренчә, татар белән башкорттан кала сугышта башка мөселманнар катнашмый диярлек. “Мөселманнар ике арада кала. Бер яктан алар Русия ватандашлары, патша “подданыйлары”, аңа хезмәт итәргә тиеш. Икенче яктан, мөселман буларак, төрек солтанына, хәлифкә буйсынырга тиешләр. Авыр мәсьәлә. Ничек эш итәргә? Сугыш алдыннан мөселманнарга караш яхшы булмый. Мөселманнар турында сөйләшү өчен яшерен җыеннар узган. Сүз татарларны кысу, үстермәү өчен чаралар күрү турында барган. Шуңа күрә әсирлеккә төшүче татарлар арасында төрле фикерләр булган дип уйлыйм. Хатларда “чуктин чук сәлам”нәр күп, әмма хат алышучылар цензура булганын, артык сүз ычкындырырга ярамаганын аңлаган дип чамалыйм. Үзләрен, гаиләләрен саклар өчен шулай эш иткәннәр. Ул вакытта почта эшләве дә үзе бер могҗиза!

Мөселман халыкларын армия эшләренә чамалап кына алганнар. Сайлаганнар. Мәсәлән, Беренче дөнья сугышында Урта Азия, Кавказ кешеләрен алмаганнар. Курыкканнардыр дип уйлыйм. Кавказлылар көчле, алар чиккә якын, коралландырмаска тырышканнар, үзбәкләр дә хәрби корал белән эш итә белгән. Ә татарлар Русия эчендә булганга, армия эшләренә хирыслыкларын да исәпкә алганнардыр”, дип сөйләде Дамир Исхаков.

"Сатлыкҗан дип саналганнар"

Галимнәрнең яңа хезмәтендә күп документаль язмалар урын алган, китап фотоларга бай, шулай ук биредә әсирләрнең иҗаты белән дә танышып була. Моңа Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев игътибар итте. Ул, архивларда сакланган әсирләрнең шигырьләре, көндәлекләре, әдәби әсәрләре, дини язмалары аерым китап булып басылса, хәерле булыр иде дигән теләк белдерде. Моннан тыш әсирләрнең язмышы ничек булган, алар кайта алганмы, ниләр белән шөгыльләнгәнен өйрәнү дә кирәк, диде.

Әсирлектән кире туган якларына кайтучылар да, АКШ, Төркия, Австралиягә китүчеләр дә була.

Автор китабын имзалый

Автор китабын имзалый

“Тоткыннарның күпчелеге кайта. Аларның бер өлеше Төркиягә күченә, авыл булып оешалар. Мәсәлән, туган җирләренә кайтучы Ибраһим Хәлилов дигән кеше. Сугышка кадәр ул укытучы булып эшли. Әсирлеккә төшкәч, лагерьда татар театрын оештыра, җырлар җырлый, алманнар аны пластинкага да яздыра. 1937 елда аны кулга алалар. Башта аларга тимиләр, әмма соңыннан Совет хөкүмәте аларны эзәрлекли башлый. Китапта татар әсирләрнең бик күп фотолары урын алган. Аларны шундагы татар тоткыны ясый, фоторәсем һөнәрен үзләштерә, милләттәшләренең портретларын ясый, лагерь тормышын фотога төшерә.1945 елда ул вафат була, архивы улына күчә. Ул аны миңа тапшырды”, дип сөйләде Искәндәр Гыйләҗев.

Галимә Лилия Габдрафикова исә Казан губерниясе вакытында да әсирләргә карата җылы мөнәсәбәт күзәтелмәгән дип чыгыш ясады. “Әтиләре, абыйлары, туганнары әсирлеккә төшкән икән, җәмгыятьтә аларны аңлаучы сирәк була, тискәре караш яшәгән. Сатлыҗаннар дип санаганнар. Мәсәлән, андыйларның гаиләләре социаль пособиясез калган, җирләрен тартып алырга дигән сүзләр дә кузгатылган”, диде ул.

Германиядә әсирлеккә төшкән мөселман зираты мемориал кебек яңартылган. Бу – Германия, Британия акчасына эшләнгән. Искәндәр Гыйләҗев сүзләренчә, татар әсирләрнең кайда җирләнгәне белеп була, бу турыда фотолар, схемалар бар, мәрхүмнәрнең исемнәре дә язылган. 15-20 каберне ачыклап була. Инглизләр мөселман һинд әсирләрен барысын да ачыклаганнар, Һәрберсенең исемен, туган һәм вафат булган елларын күрсәтелгән мәрмәр кабер ташларын урнаштырган. Татарлар әлегә моны эшләмәде. Русиядә Беренче дөнья сугышында катнашкан татарларның истәлегенә бер таш та, һәйкәл дә юк. Ә Германиядә алар берничә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG