Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:48

ПАСЕ Русиянең Украина көнчыгышындагы гамәлләрен агрессия итеп таныды


Русиянең хәрби кәрваны Украина чигендә

Русиянең хәрби кәрваны Украина чигендә

Европа Берлеге парламент ассамблеясе Украина көнчыгышында хәбәрсез югалганнар турында резолюция кабул итте. Документка үзгәрешләр кертеп, Русия гамәлләре "агрессия", ә Кырым "яулап алынган" дип бәяләнде.

Европа Берлеге парламент ассамблеясе, күпчелек тавыш белән, Украина көнчыгышындагы низагта хәбәрсез югалганнар турында резолюция кабул итте. Бу документ кабул ителер алдыннан Украинадагы вазгыять турында катгый төшенчәләр кертелде. Русия гамәлләре "агрессия", ә Кырым "яулап алынган" дип бәяләнде.

Резолюция тексты һәм тавыш бирү нәтиҗәләре ПАСЕ-нең рәсми сайтына куелган.

Европа Берлеге парламент ассамблеясе Русиягә "Украина җирләрендә канунсыз тоткарланган бөтен әсирләрне дә азат итәргә" тәкъдим итә, кешеләр югалу очракларын тикшерергә һәм шулай ук әсирләрне, тоткарланган тыныч кешеләрне алмашу өчен үзбилгеләнгән Донецки һәм Луһански хакимиятләренә басым ясарга чакыра.

Әлеге документта Украина хакимиятләренә дә, югалганнарны эзләү өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында тәкъдимнәр бар. ПАСЕ, аерым алганда, "хәбәрсез югалганнар" һәм "сугыш корбаннары" статусын рәсми беркеткән канун әзерләргә тәкъдим итте. Европа депутатларында булган мәгълүматларга күрә, 1300 кеше югалган, әмма аларның саны күбрәк булырга мөмкин, ди ПАСЕ.

Быел гыйнвар ахырында Украина Русияне рәсми рәвештә агрессор ил дип таныды. Югары Рададагы күпчелек депутатлар бу төшенчәне хуплап тавыш бирде. Үзбилгеләнгән Донецки һәм Луһански өлкәләре террор оешмалары дип бәяләнде.

Киев һәм Көнбатыш илләр Русияне Донбасста низаг чыгаруда гаепли. Алар фикеренчә, Русия сепаратистларга финанс һәм хәрби яктан ярдәм итә, Украинаның көньяк-көнчыгышына хәрбиләрен җибәрә. Кремль бу гаепләүләрне кире кага, Донбасстагы вазгыятькә Украина хакимияте гаепле ди.

XS
SM
MD
LG