Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күвәйттә мәчеттә интихарчы һөҗүмендә корбаннар бар


Күвәйт башкаласы Әл-Күвәйттәге мөселман шигыйлар мәчетендә җомга интихарчы бомба шартлату нәтиҗәсендә дистәләп кеше һәлак булды. Беренчел мәгълүматларга күрә, һәлак булучылар һәм яраланучылар бар, әмма төрле саннар китерелә.

Күвәйттәге Al-Jarida газеты сигез кешенең һәлак булуын хәбәр итә. Кайбер чыганаклар 13 кеше дип белдерә. Яраланучылар арасында балалар да булган, дип белдерүчеләр бар твитта.

Al Jazeera хәбәрләренә күрә, һөҗүм имам Садыйк мәчетендә булган. Һөҗүмне күрүче Al-Arabiya-га шартлау вакытында мәчеттә ике меңләп кеше булган дип белдерә.

Бу террор гамәлен "Ислам дәүләте" төркеме үз өстенә алган, дип хәбәр итә АР.

Фарсы култыгындагы илләрдә "Ислам дәүләте" һөҗүменә дучар булган бу беренче мәчет түгел. Элгәре "Ислам дәүләте" Согуд Гарәбстанындагы ике шигыйлар мәчетендә май аендагы террор гамәлләрен үз өстенә алган иде.

XS
SM
MD
LG