Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

Кашаповны яшертен хөкем итмәкчеләр


Казан тикшерү изоляторыннан Минзәлә төрмәсенә күчерелгән Рәфис Кашаповка карата 26 июнь көнне Чаллы мәхкәмәсе яңа карар чыгарды. Әлеге карар нигезендә Кашаповның сак астында булуы 26 августка кадәр озайтыла. Мәхкәмә утырышына хөкем ителүченең хатыны да, журналистлар да кертелмәде.

Узган елның 28 декабрендә кулга алынган һәм Казан тикшерү изоляторына алыр кителгән Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповка карата мәхкәмә эшләре башланды. Мәхкәмә утырышлары Чаллыда булачак.

26 июнь көнне беренче хөкем карары чыгарылды. Мәхкәмә бинасы алдына бу көнне иртәдән үк йөздән артык кеше килгән иде. Алар арасында Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Азнакай шәһәрләре, Тукай районы милли хәрәкәте вәкилләре, дин әһелләре бар иде. Килүчеләрнең күпчелеге булачак мәхкәмә утырышында катнашу, анда белдерелгән гаепләр белән якыннан танышу максатларын куйган булган. Ләкин боларның берсе дә тормышка ашмады.

Мәхкәмә залына керү түгел, бирегә килгәннәргә Рәфис Кашаповны ничек итеп “зек”лар машинасында алып килеп, мәхкәмә бинасына алып кереп китүне дә мәзәк-табышмак итеп оештырганнар иде. Халык мәхкәмә бинасына рәшәткәле машинада китерелүче Рәфис Кашаповны сәламләү, аңа теләктәшлек белдерү теләге белән янды. Ләкин иртәнге тугызга билгеләнгән мәхкәмәгә Рәфисне китергән машина күренмәде. Унынчы яртыда да булмады.

Кашаповка теләктәшлек белдерүчеләр

Кашаповка теләктәшлек белдерүчеләр

Сәгать уннар тулып килгәндә адвокатлар Нурзия Кашаповага шалтыратып, мәхкәмә башлануын хәбәр итәләр. Барысы да аптырашта. Нинди мәхкәмә, Рәфис Кашапов мәхкәмә бинасына китерелмәде бит? Бераздан ачыкланганча, полиция һәм ФСБ вәкилләре мәхкәмә бинасына керүнең төп ишеге алдында Рәфис Кашаповны каршы алуны ялган оештырып, сәхнәләштереп, йөзләгән кешене алдаган булып чыкты. Кашаповны халык белми, күрми торган башка ишек аша мәхкәмә бинасына алып кереп киткәннәр иде.

Аны мәхкәмә бинасыннан алып чыкканда да җыелган халык өчен кайсы ишектән алып чыгуны табышмак иттеләр. Халыкның күпчелеге теге ишек янында көтсә, гаепләнүчене көтмәгәндә төп ишектән алып чыгып, тиз генә рәшәткәле автобуска утыртып алып киттеләр. Бу күренешне тәфсилләп торуның кирәге дә булмагандыр, ләкин шундый юллар белән хокук органнары җыелган халыкка нидер әйтергә теләде. Хокукчылар тарафыннан бу гамәлләрнең сәбәпләренә аңлатма алу түгел, аларга якын килешле түгел иде.

Инде шушы һәм башка күренешләргә Рәфис Кашаповка теләктәшлек йөзеннән килүчеләргә аңлатма сорап мөрәҗәгать иттек.

Дамир Шәйхразиев, БТИҮ президиумы әгъзасы, Чаллы ТИҮенең элекке рәисе:

"Рәфисне хөкем итү - татарны хөкем итү, бездән көлү. Рәфис Кашаповны хөкем залына яшерен ишектән алып кереп китүне кабахәтлек дип бәялим. Бу күренешне аңлатып та булмый. Мондый явызлык хокукчыларның “югары дәрәҗәдә” эшләүләрен, Рәфисне тез чүктерергә уйлауларын күрсәтә. Яшерен ишектән алып кергәндә ул төп ишек янында җыелган йөзләгән теләктәш кешене күрә алмады. Бу аның рухын сындыру өчен эшләнде. Рәфисне тез чүктерә алмаслар. Бу булачак түгел. Без үз дәүләтебезне торгызу өчен соңгы көнебезгә кадәр көрәшербез, азат илебезне төзербез”, диде ул.

Рәфис Кашаповның адвокаты Руслан Гарифуллин белән дә әңгәмә кордык.

Руслан Гарифуллин

Руслан Гарифуллин

“Мәхкәмәдә Рәфиснең тагын ике айга кулда булуын озайттылар. Шулай ук аңа гаепләү белдерелгән мәкаләләргә лингвистик экспертизаны яңарту буенча да сүз булды. Гаепләнүче Рәфис Кашапов та сүз алды. Үз чыгышында ул дәүләт гаепләүчесе тарафыннан булган гаепләүләрне кире какты. Төрмәгә утыртылганнан соң сәламәтлегенең нык какшавын, даими дәвалануга мохтаҗ булуын да әйтте.

Кашаповны мәхкәмә бинасына яшерен алып кереп яшерен алып чыгу омтылышларына, аны халыкка күрсәтергә теләмәүләрен аңлатырга хакым юктыр. Шулай да, минем уйлавымча, монда мәхкәмә бинасы каршына җыелган халыкның реакциясеннән курку хисләре дә булгандыр”, дип фаразлый ул.

БТИҮ активисты Ринат Нургали фикерләрен дә белештек.

Ринат Нургали (с), Нурзия Кашапова, Гамил Камалетдинов

Ринат Нургали (с), Нурзия Кашапова, Гамил Камалетдинов

“Без инде ярты ел буе Рәфис Кашаповны яклап төрле чаралар уздырабыз. Шулай ук матбугат чараларында да вазгыятьне күрсәтергә омтылабыз. БТИҮнең “Пресс центр” дигән сәхифәсендә бар булган вакыйгаларны урнаштырабыз. Бездәге мәхкәмә системы бер тарафка иелеп, бөгелеп беткән. Менә Рәфискә дә бернинди гаепсез язмалары өчен тугыз ел төрмә яный. Рәфисне мәхкәмәгә алып килү, аннан алып китү рәвеше, мәхкәмәнең ябык булуы белән без риза түгел. Мондый мәхкәмәләр ачык булырга тиеш. Бирегә хәтта хатыны Нурзия ханымны да кертмиләр. Менә бирегә йөзләп кеше килгән. Шулардан куркыпмы, мәхкәмә яшерен уздырылды. Казый Шәкүров белдерүенчә, янәсе, бу якынча мәхкәмә тыңлаулары, бу утырышка беркемне дә кертмәскә хакы бар. Болай булырга тиеш түгел”, ди Нургали әфәнде.

Адвокатлар сүзләренчә, алдагы мәхкәмә утырышы 3 июльгә билгеләнгән һәм казый аның ачык утырыш буласын да белдергән. БТИҮ, Кама аръягы милли хәрәкәте вәкилләре 1 һәм 2 июль көннәрендә Казанда һәм Чаллыда Рәфис Кашаповны яклап пикетлар уздыру турында да килештеләр.

Мәхкәмә бинасы алдында Кашаповка теләктәшлек белдерүчеләр

Мәхкәмә бинасы алдында Кашаповка теләктәшлек белдерүчеләр

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG