Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:45

АКШ Югары мәхкәмәсе бер җенесле никахларга рөхсәт бирде


Ак Йорт каршында урам җыены

Ак Йорт каршында урам җыены

Югары мәхкәмә карарына караганда, Американың барлык штатларында да гейлар һәм лесбияннар өйләнешә алачак.

АКШ Югары мәхкәмәсе 26 июнь көнне илдәге барлык штатларда да бер җенестәге кешеләрнең никахын теркәү мөмкинлеге булырга тиеш дигән карар чыгарды. Бүгенге көндә Американың 36 штаты һәм Колумбия бүлгәсендә бер җенесле никахлар теркәлә иде. Моннан соң калган 14 штатта да гейлар белән лесбияннарның өйләнешү хокукы булачак.

Гейлар һәм лесбияннар хокукларын яклау эшендә бу иң зур уңыш булды. Мәхкәмә эшләре ике дистә ел дәвам итте. АКШ президенты Барак Обама бу карарны хуплап аны "тигезлеккә таба зур адым" дип атады.

XS
SM
MD
LG