Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 16:01

Фәрит Заһидуллин: "Казан үзәгендә милли ипи пешерү студиясе кирәк"


Эшкуар, чүпрәсез ипи пешерү остасы Фәрит Заһидуллин Казан үзәгендә милли ипи пешерү студиясе булдыру теләге белән янып йөри. Аның сүзләренчә, моңа ихтыяҗ бар, Рамазан аенда гына да бер төркем татар-мөселманнар авыз ачарга махсус чүпрәсез ипи алып торалар.

Татарстанның Биектау районыннан килеп Казандагы ярминкәләрдә чүпрәсез ипи сатучы Фәрит Заһидуллин турында Азатлык язган иде. Бу юлы без аның Казан үзәгендәге “Туган авылым” комплексында чүпрәсез ипи пешерү студиясе булдыру теләге белән янып йөрүен белдек. Фәрит әфәнде сүзләренчә, моңа ихтыяҗ бар, бары башкала үзәгендә урын бирелү кирәк. Бу һәм башка яңалыклары хакында тулырак белү теләге белән әңгәмә корып алдык:

– Сезне беренче тапкыр чүпрәсез ипи пешерүче буларак тәкъдим иткәндә кайбер укучылар бу шөгыльгә көлемсерәп караганнар иде, бүген Казандагы хәләл ярминкәләрдә сезне күрү гадәти күренешкә әйләнде. Сез ирешелгән уңышларыгыздан канәгатьме, әллә бу әле эшнең башы гынамы?

– Әлбәттә уңышларга сөенәм, тик әлегә, “Фәрит әфәнде, бу икмәкне дөньякүләменә җибәрик” дип әйткән кеше юк.

– Сез чүпрәсез ипине матур итеп татарча-русча изге теләкләр язылган капларга салып, "Әбием алъяпкычы" дип исемнәр биргән идегез. Бу эш әле дәвам итәме? Халык аларны ничек кабул итә?

– Хәзергә бу эш кыенлык белән бара. Ипиләрне гадәти пакетларга салып бирү арзангарак төшә. Аның сез әйткән бөтен әйберләре дә бар, әммә бүгенге көнгә сәүдә челтәренә куеп булмый. Беренчедән, чүпрәсез ипи тыгыз, ә безнең халык кысып карарга күнеккән, йомшак, күбекле ипине ярата. Икенчедән, утыз ел без күбек ашыйбыз бит инде. Бер ияләшкән гадәтне алмаштыру кыен.

– Бәлки бу ипи турында күбрәк сөйләргәдер, чөнки ул тазартмый, аш казанына файдалы...

– Әйе, ул файдалы, тазартмый, монда бит инде иләнмәгән арыш оны. Иләнмичә, борынгыча әйләндереп тегермән белән тартылган, шулай эшләгәндә ипинең бөтен микроэлементлары саклана.

– “Бәхетле” кебек милли сәүдә үзәкләренә бу ипине тәкъдим итеп карадыгызмы?

– Алар турында күп сөйләргә була, әмма “Бәхетле”ләр бик четрекле сәүдә үзәге. Ул шартларда мин эшли алмыйм.

– Рамазан аенда сезгә игътибар арттымы? Чөнки аңлаган кешегә бу бит хәләл ризык...

– Артты, мин еш кына хәләл ризыклар гына ашаучы татар-мөселманнар өчен махсус чүпрәсез ипи пешереп, атнага өч тапкыр таратып чыгам. РИУ, диния нәзарәте, башка мөселман оешмалары дисеңме.

Бер ипи бәясе күпме тора?

- Йөз сум, хәзер бит бәяләр үсеп китте – дөньядан калып булмый. Әмма ул үзенен бәясенә тора, чиста, натураль, хәләл ризык, күгәрми, искерми.

– Фәрит әфәнде бу чүпрәсез ипине милли ризык дип әйтеп буламы?

– Ул татарның иң милли ризыгы, татарның гына тугел, бөтен дөньяның милли ризыгы. Моннан да бөегрәк икмәк юк, табигать һәм Ходай тәгәлә кушканча дип әйтеп була, моңа бит он белән су гына кушылган, бүтән бернинди матдә юк. Анда чын табигать тәме, нинди булырга тиеш, монда бернинди “яхшырткычлар”, буяулар да юк.

– Алга таба үз эшчәнлегегезне ничек күрергә теләр идегез? Яңа идея-планнар белән яшисез дип беләм?

– Менә “Туган авылым” комплексында коймак пешерәлар, мичтә, ләкин монда икмәк йорты юк, мин икмәк йортын ачыр идем. Мин натураль ризык тудырырга телим, бу ипидә консервант юк, моңа кадәр бит халыклар чиста ризык ашап яшәгән. Бүген пешерелгән, бүген ашалган ризык булырга тиеш. Хәзер дәү әниләре, әниләре пешерми, кемдер бу эшне үз өстенә алырга тиеш. Шуңа да милли ипи пешерү студиясе булдыру теләге белән янам. Анда ул гына түгел, милли азык-төлек, казы, казылыклар, баллар ярминкәсен дә үз эченә алачак.

Вконтакте челтәрендә үземнең битне һәм чүпрәсез ипигә багышланган махсус төркем дә булдырдым. Теләгән кеше кереп карый, яза ала.

* * * *

Фәрит Заһидуллинның “Туган авылым”да "Әбием алъяпкычы" дигән чүпрәсез ипи пешерү студиясе булдыру теләген комплексның хуҗаларына, эшмәкәр Айдар Булатовка җиткердек. Ул Фәрит әфәндене ярминкәләрдән күреп белсә дә, “Туган авылым”да ипи пешерергә теләвен белмәгән. Якын арада бу идеяне уйлап, уңай хәл итәргә мөмкинлеген, Фәрит Заһидуллинның үзе белән сөйләшәчәген әйтте.

XS
SM
MD
LG