Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:26

Татарстанда праймеризда президентлыкка өч намзәт сайланды


2011 елның декабрендә Рөстәм һәм Гөлсинә Миңнехановлар тавыш бирә

2011 елның декабрендә Рөстәм һәм Гөлсинә Миңнехановлар тавыш бирә

"Бердәм Русия" җыенында тавышка Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтов һәм Олег Морозов куелачак.

Татарстанда президент сайлавына намзәтләрне быел праймериз юлы белән сайладылар. Анда дүрт кеше тәкъдим ителгән иде - президент вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңеханов, вице-премьер һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Федерация шурасындагы Татарстан вәкиле Сергей Батин һәм Русия президентының эчке сәясәт идарәсенең элекке башлыгы Олег Морозов. Праймериз нәтиҗәсендә Сергей Батин төшеп калды.

"Бердәм Русия" конференциясендә Миңнеханов, Әхмәтов һәм Морозов өчен тавыш бирү булачак.

Сәясәт белгечләре Татарстандагы "Бердәм Русия" праймеризы ритуаль характерга ия дип саный. "Чынбарлыкта аның намзәтләр сайлау процессына бернинди катнашы юк. Чиста формаль күренеш, ул бары тик бер максат белән эшләнелә – республикадагы сәяси активлыкның имитациясе, юкны бар итеп күрсәтү", диде блогер Тимур Тимуршин.

XS
SM
MD
LG