Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ереванда протестны оештыручылар таралышырга чакырды


28 июнь, Ереван
28 июнь, Ереван

Полиция белән бәрелешләрне булдырмас өчен оештыручылар урам җыенын башка урынга күчерүне тәкъдим итте.

"Талауга урын юк!" исемле урам җыеннарын оештыручыларның берсе Вагинак Шушанян халыкны Баграмян проспектыннан китәргә чакырды. 19 июньнән бирле дәвам иткән каршылык җыенында бүген җиде меңләп кеше катнашты дип хәбәр ителә.

Оештыручыларның сүзен тыңлап йөзләгән кеше китте, әмма күпләр барыбер хакимиятләрнең электр энергиясенә бәяләрне арттыруына каршылык белдереп кала. Хакимиятләр кичке 10га кадәр таралышырга кушкан иде.

Ереван полицияcе башлыгы Ашот Карапетян Азатлыкның әрмән редакцияcе хәбәрчесенә халыкка куркыныч янамый дип белдерде.

XS
SM
MD
LG