Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:18

Еврокомиссия Грециягә яңа тәкъдим белән чыга


Башкала Афинада пенсионерлар милли банк янында чират тора

Башкала Афинада пенсионерлар милли банк янында чират тора

Дүшәмбе Германия һәм Франция лидерлары Грециядә дефолт мөмкин булганга ашыгыч киңәшмә үткәрә.

Европа Берлегенең икътисад өлкәсендә вәкиле Пьер Московиси Грециядәге финанс кризисы сәбәпле Еврокомиссиянең яңа тәкъдимнәр белән чыгачагын белдерде. Московиси сөйләшүләрне дәвам итәргә әле мөмкинлекләр бар ди.

Дүшәмбе Германия һәм Франция лидерлары Грециядә дефолт мөмкин булганга ашыгыч киңәшмә үткәрә.

29 июньнән Грециядә барлык банклар да ябык, 7 июльгә кадәр банкоматлардан көненә 60 евро гына алырга мөмкин дип хәбәр итә Би-би-си. Европа үзәк банкы Греция банкларына ашыгыч ярдәм күләмен арттырмау турында белдергәч, ил хакимияте әнә шундый карар чыгарды. Греция премьер-министры Алексис Ципарис сакларга салынган барлык акчалар да иминлектә дип белдерде.

Якшәмбе төнендә Греция парламенты илгә халыкара финанс ярдәме шартлары турында 5 июль көнне референдум үткәрүне хуплады. Ципрас бу ярдәмне "түбәнсетү" дип бәяләде.

Шимбә көнне еврозона илләре Грециянең 30 июньнән соң да кредитлауны дәвам итәргә мөмкин булмас микән дигән үтенечен кире какты. Бу көнгә кадәр Греция Халыкара валюта фондына булган 1,6 миллиард евро бурычын кире кайтарырга тиеш. 30 июльдә Грециянең халыкара финанс оешмаларыннан ала торган финанс ярдәме програмы тәмамлана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG