Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:26

Татарстанда баржа әйләнеп каплану нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды


Чулман елгасында әйләнгән баржа

Чулман елгасында әйләнгән баржа

Татарстанның Тукай районында Чулман елгасында баржа әйләнеп каплану нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды.

Дүшәмбегә каршы төндә мең тонна чамасы вак таш һәм ком төягән баржа һәм аны этүче буксир әйләнеп капланганда анда эшләүче ике кеше суга сикереп котылып калган.

Баржа бер якка авыша башлагач капитан буксирны аннан аерырга кушкан һәм шуннан соң баржа әйләнеп капланган, буксир уң ягына яткан.

Казаның сәбәбе баржадагы төзексезлек яки хезмәткәрләрнең эш кагыйдәләрен бозуы була ала диелә.

Казага дучар булган Р-540 баржасының "СК-Трансфлот" ширкәтенеке булуы хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG