Accessibility links

Битарафлык тагын бер татар апасын үтерде


Самия Халикованың яшь чагы
Самия Халикованың яшь чагы

Петербурда рәсмиләр ике көн Самия Халикованың фатирын ачып керергә рөхсәт бирмәгән.

Сугышта, Ленинград камавында һәм Сталин золымында исән калган 92 яшьлек Самия Халикова июнь ае башында хастаханәдә вафат булды. Анда аны апрельдә ике көн салкын таш идәндә ятып үпкә ялкынсынуы алгач китергәннәр иде. Ялгыз яшәгән Самия апа телефонга җавап бирмәгәч һәм ишекне ачмагач аны карарга кереп йөргән Эльмира Урусова полициягә шалтыраткан. Алар аны прокуратурага, тикшерү комитетына, соңыннан йортның кооперативына җибәргән. Кооперативтагы кешеләр "фатирдан ис килә башлагач кына ачып була" дигәннәр. Урусова ике көннән генә фатирны ачтыра алган. Самия апа кузгала алмыйча ятканга үпкә ялкынсынуы алган.

Петербур милли китапханәсенең баш китапханәчесе Эльмира Урусова Самия апа гаиләсе турында үзенең тарихчы улыннан белгән. Аның әтисе Якуб Халиков 1920 елда ачылган мәчетнең беренче имамы булган. Китапханә архивында әтисенең 1928 елда шул мәчеттә әфган шаһзадәсен кабул иткән фоторәсеме бар. Өч елдан Халиковны кулга алып гаепләү дә белдермичә Гулагка сөргәннәр. Халиковларның фаҗигале язмышы үзенчәлекле мизгелләргә бай булса да, ул чакта Сталин золымы һәм сугыштан михнәт күргән башка меңләгән гаиләләрнекенә охшаш.

Самия Халикова үзе дә китапханәдә эшләгән
Самия Халикова үзе дә китапханәдә эшләгән

​Нацилар Ленинградны 872 көн камауда тотканда Самия Халикова совет гаскәрләренә ярдәм иткән. Гаиләсе, якын туганнары булмаган Самия апа сугыштан соң "халык дошманының баласы" статусында тыйнак тормыш алып барган, Брежнев заманы торгынлыгын, 1991 елда Советлар Берлеге таркалып шул ук шәһәрдә туган Владимир Путинның тәхеткә менүен, аның 2000 елдан бирле президент һәм премьер-министр вазифасында ил белән идарә итүен күргән.

Битарафлык

Путинның хакимиятне бер кулда туплап "вертикаль" ясау омтылышы Русиядә коррупция, җавапсызлык һәм эш урыннарында битарафлыкка гына китерде дип саный белгечләр. Полиция Урусова шалтыратканнан соң берничә сәгать узгач кына килгән, ишекне ачар өчен аны прокуратурага җибәргәннәр, аннан ул тикшерү комитетына барган һәм кире прокуратурага кайткан. Кооперативта алган җаваптан соң Урусова аягыннан егыла язган. Шунда гына бетмәгән бу. Ниһаять ике тәүлек вакыт узганнан соң Самия апа фатирына кергән ашыгыч ярдәм хезмәте олы яшьтәге апаны йөрәгендә проблема юк дип хастаханәгә алып китүдән баш тарткан. Урусова аның тәне кайнар булуы һәм сулыш ала алмавы турында әйткәч кенә Самия Халикованы хастаханәгә алып киткәннәр.

Самия апаны Рамазан аеның беренче көнендә Петербурның мөселман зиратында җирләделәр. Аны соңгы юлга озатуны кайчандыр әтисе имам булган мәчет оештырды. Үз балалары булмаган Самия апа Халиковлар нәселенең соңгы вәкиле иде.

Ачы язмышлар

Җеназага килгән тарихчы этнограф Әлмира Таһирҗанова Халиковлар нәселе тарихын өйрәнгән. Самия апалар гаиләдә дүрт бала булган. Кыз туганы белән ир туганы Ленинград камавында ачлыктан үлгән. Бертуган сеңлесе берничә ел элек вафат булган.

Әлмира Таһирҗанова Петербурның татар зыялылары турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:14 0:00
йөкләү

"Татар интеллигенциясе юк ителде ул елларда. Балалар исән калды, әмма алар тамырларын белмичә атеист булып тәрбияләнде. Белеме булмаган авыл кешеләре бар иде", дип сөйләде Таһирҗанова Азатлыкка.

Әлмира Таһирҗанова
Әлмира Таһирҗанова

Таһирҗанова - Муса Бигиев оныгының тормыш иптәше. Дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, фәлсәфәче һәм татарларда җәдитчелек хәрәкәте җитәкчеләренең берсе буларак танылган Муса Бигиев һәм Самия Халикованың әтисе Якуб якыннан таныш булган. Таһирҗановаларның гаилә альбомында аларның бергә төшкән фоторәсемнәре саклана.

Самия апаның әтисен кулга алып лагерьга озату да Муса Бигиев белән бәйле булырга мөмкин. Ул куркыныч янаганны сизеп чит илгә качкан, Самия апа Халикованың әтисе 10 ел хезмәт лагерында утырган. Әнисе ягыннан абыйсы һәм бабасы Ибраһим Батырбаев да кулга алынып төрмәгә озатылган. Бохара әмирләре белән элемтәләре булган Батырбаев та Петербур татар зыялыларының күренекле бер вәкиле иде, дип искә ала Таһирҗанова. Аларның барысы да лагерьларда үлеп калган. Батырбаевның улы Сөләйман шулай ук Магаданга озатылып атып үтерелгән. Золым аеруча рус булмаган милләтләргә каты булган.

"Милли интеллигенция барлык республикаларда юк ителде – Украинада, Беларуста, Бурятиядә. Совет хакимияте аларның милли үзаң һәм бәйсезлек идеяларыннан курыкты, аларның мәдәни һәм рухи көчен сизде. Һәртөрле бәйсез мәдәният үзәк хөкүмәткә куркыныч тудыра иде", дип сөйләде Азатлыкка тарихчы Яков Гордин.

Самия апа Халикова гомерендә яхшы бер хәбәр дә булды. Ул үзенең әтисенең 1937 елда, җәза мөддәте беткәнче дүрт ел кала иреккә чыгарылган булуын белде. Әмма Якуб Халиков өенә кайтып җитә алмады. Самия апа әтисе язмышы турында белми үлеп тә китте.

XS
SM
MD
LG