Accessibility links

Канаданың чикләүләр исемлегенә "Газпром" һәм "Төнге бүреләр" дә керде


"Төнге бүреләр" матайчыларының һәр нәрсәсе чит илләрдә эшләнгән
"Төнге бүреләр" матайчыларының һәр нәрсәсе чит илләрдә эшләнгән

Канада тышкы эшләр министрлыгы Русиянең гамәлләре халыкара тынычлык һәм иминлекне бозу булып тора дип белдере

Канада хакимиятләре Русиягә каршы чикләүләр исемлеген киңәйтте, аңа өч Русия ватандашы, 14 юридик зат (оешма) керде. Алар арасында "Газпром", "Газпром-нефть" һәм "Транснефть" тә бар.

Физик затлардан Яшьләрнең Евразия берлегеннән Александр Дугин, Павел Канищев һәм Андрей Коваленко һәм бу берлек үзе дә исемлектә.

Чикләүләр "Төнге бүреләр" мотоклубы, "Маршал Капитал" фондына, "Тула корал ширкәте" («Тульский оружейный завод»), "Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе", "Оборонпром" һәм башка берничә ширкәткә карата да кертелә.

"Төнге бүреләр" лидеры Александр Залдостанов Җиңүнең 70 еллыгы уңдаеннан Европада автойөреш уздырганга үзләрен бу исемлеккә керткәннәр дип саный.

Канада тышкы эшләр министрлыгы Русиянең гамәлләре халыкара тынычлык һәм иминлекне бозу булып тора дип белдерә.

Соңгы тапкыр Оттава Русиягә карата чикләүләрне февраль аенда киңәйтеп, Мәскәүне Украина бөтенлеген һәм суверенлыгын җимерүдә гаепләде. Русия хакимиятләре бу гаеләүне кире кага.

XS
SM
MD
LG