Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:14

Джон Маккейн: Русиянең ракета двигательләре АКШта булмаска тиеш


Джон Маккейн

Джон Маккейн

Канунга күрә, 2019 елдан Пентагон галәмгә ракеталар очыру өчен АКШта җитешетрелгән двигательләр генә кулланырга тиеш.

АКШ сенаторы, республикан Джон Маккейн американың SpaceX корпорациясендә эшләнгән галәм корабының уңышсызлыкка очравы Русиядә эшләнгән ракета двигательләрен сатып алуны киметүгә йогынты ясарга тиеш түгел дип белдерә.

"Бу каза безнең Русиянең РД-180 двигательләреннән баш тартуның актуаль икәнлеген киметми. Бу кечкенә уңышсызлык SpaceX корпорациясе үсешенә киртә була алмый", диде Маккейн.

Маккейн җитәкләгән сенаттагы хәрби көчләр эшләре комитеты бюджетка тәкъдимнәрдә киләсе елга Русиянең тугыз двигателен сатып алырга әзер икәнлеген белдерде. Ил иминлегенә кагылган иярченнәр җибәрү эшендә АКШ Русиядән бәйсез булырга тиеш дип белдерелә.

Узган ел кабул ителгән канунга күрә, 2019 елдан Пентагон галәмгә ракеталар очыру өчен АКШта җитешетрелгән двигательләр генә кулланырга тиеш.

Ракета йөртүче Falcon 9 якшәмбе көнне Канаверал борынында галәм аланыннан очып киткәндә шартлады. Бу SpaceXнең беренче уңышсызлыгы иде. Моңа кадәр булган 18 тапкыр галәмгә ракета җибәрү уңышлы төгәлләнде.

XS
SM
MD
LG