Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда салым хезмәте җитәкчесе ришвәттә гаепләнә


Кырымда салым хезмәте башлыгы Николай Кочановны 29 июньдә ришвәт биргәндә тоткарлаганнар.

Кырымдагы ФСБ ярымутраудагы салым хезмәте башлыгы Николай Кочановка җинаять эше ачты.

ФСБ белдерүенчә, Кочановны 29 июньдә ришвәт биргәндә тоткарлаганнар. Кочанов 2014 елның мартыннан бирле салым хезмәтенә җитәкчелек итә.

Кичә ФСБ хезмәткәрләре Кырымның сәнәгать сәясәте министры Андрей Скрынникны тоткарлады. Ул Татарстан белән хезмәттәшлектәге Бакчсасарай районында дәүләт милеген урлауда ярдәм иткән дип белдерелә.

Хәзерге вакытта Украина Ощадбанкының Кырым бүлегеннән акча һәм алтын урлау турындагы җинаять эше тикшерелә. Шикләнелгәннәр арасында Кырымның элеккеге беренче вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев та бар.

XS
SM
MD
LG