Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан участковыйлары кесә телефоны элемтәсен финанслау 6 тапкыр киметелә


Бүген Казанда бүлге полиция хезмәткәрләре кесә телефоны аша сөйләшкән өчен 150 сум акча ала. Киләчәктә бу түләү 25 сумга гына калырга мөмкин.

Татарстанда бүлге (участковый) полиция хезмәткәрләренең кесә телефоны аша сөйләшүләрен финанслауны алты тапкыр киметәчәкләр. Элек кесә телефоны аша элемтә өчен 2,4 миллион сум бүленгән булса, 2015 елда 400 мең сум гына калачак.

Бу хакта сүз Татарстан дәүләт шурасының канунилык һәм тәртип комиссиясендә булды. Татарстан полициясе җитәкчесе урынбасары Марат Айдаров республикада 2014-2020 елларга җәмәгать тәртибе дәүләт програмына үзгәрешләр турында чыгыш ясады.

2015 елда бу програм нигезендә финанслау 1,6 миллиард сум булып кала, әмма кесә телефоны аша элемтә өчен бирелергә тиеш 2,4 миллион сумның 2 миллионы экстремизмны булдырмау чаралары һәм тәртип бозуга каршы көрәш өчен күчереләчәк диелә.

Комитет әгъзалары програмга үзгәрешләрне бертавыштан хуплаган. Әлеге мәсьәлә 8 июльдә булачак парламент утырышында карлачак.

Азатлыкка Казан шәһәрендәге бер полиция хезмәткәре моңа кадәр ай саен 150 сум биреп торуларын, әмма аның җитмәвен белдерде. Аның сүзләренчә, эш өчен сөйләшүләргә уртача 500 сумлап акча китә.

XS
SM
MD
LG