Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:40

Чаллыда 2014-2015нче уку елы нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Милли мәктәпләрнең БДИ күрсәткечләре урыс мәктәпләренекеннән ким түгел.

Чаллы хакимият бинасы залында узган чарада барлык мәктәпләр, кайбер югары уку йортлары җитәкчеләре катнашты. Уку елының уңышлы тәмамлануы белән аларны Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев котлады. Аннан соң мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов сүз алды. Ул хәзерге вакытта мәктәпләр эшендә төп күрсәткеч булып БДИ нәтиҗәләренең торуын истә тотыптыр, чыгышының төп өлешен дә шуңа кагылышлы саннардан башлады.

“Быел Чаллы укучыларының БДИ күрсәткечләре узган елгыдан яхшырак. Шунысын да искәртик, безнең быел сигез фәннән БДИ нәтиҗәләре Русия буенча уртачадан шактый югары. Шәһәрдә 373 укучы төрле фәннәрдән 92-98 балл җыйды”, диде ул.

​Утырышта саннар күп әйтелде. Бар җирдә узган җыелышлардагы кебек биредә дә алдынгы мәктәпләр күрсәтелде, артта калганнары турында да сүзләр булды. Безне шушы күрсәткечләрдә татар мәктәбе статусын йөртүче мәктәпләрнең уку елы нәтиҗәләре аеруча кызыксындырды. Милли мәктәпләрнең БДИ күрсәткечләре урыс мәктәпләренекеннән әллә ни аерылмавын күрдек. Ләкин башкалардан бер башка өскә сикергән берәр татар мәктәбе булуы да күзгә чалынмады. Барысы да - татарныкы дигәне дә, урысныкы дигәне бер аралыкта булып чыкты. Пушкин исемендәге иң дәрәҗәле лицейны искә алмаганда, әлбәттә.

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев (с) һәм мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев (с) һәм мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов

Шунысын да искәртү кирәктер, моннан 5-6 еллар элек кенә менә шундый җыелышларда “милли мәктәпләребез, татар мәктәпләре торышы” дигән сүзләр, җөмләләр әйтелә торган иде. Анда катнашкан татар мәгарифчеләренең шундый игътибарга күңелләре дә була иде. Мондый аерымлыкларга хәзер инде басым ясап тормыйлар икән. Мәктәпме, мәктәп. Мәскәү күрсәткәнчә эш алып барырга тиешләр инде.

Җыен тәмамлангач Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимовтан шәһәр мәктәпләрендә урыс теленнән БДИ нәтиҗәләренең ни дәрәҗәдә булуы белән кызыксындык. Ни өчен нәкъ шушы фән нәтиҗәләре кызыксындырды? Чөнки озак еллар буена инде Татарстандагы һәм Мәскәүдәге кайбер оешмалар әгъзалары, кайбер кешеләр республикада урыс телен укытуга борчылу белдереп торалар. Хәтта президент югарылыгында чаң кагып торалар.

Чаллы - миллилеге белән аерылып торган шәһәр. Татарча укытуга, ана телен оныттырмауга игътибар итәргә тырышалар. Ләкин урыс теле исәбенә татар телен укыталар дип шаулаучылар да җитәрлек.

Рамил әфәнде җавабы мондый булды:

– Безнең уртача нәтиҗәләр начар түгел. Шәһәр буенча 72 балл булды. Бу Татарстан шәһәрләре арасында икенче күрсәткеч. Беренчедә – Бөгелмә. Без менә шулай итеп бергәләп зур уңышларга ирештек дигәнне аңлата. Ягъни, урыс телен укытуга игътибар да, укыту сәгатьләре дә җитә дигәнне аңлата. Укытучыларыбыз да җитәрлек.

– Рамил әфәнде, татар мәктәпләре дип йөртелгәннәрендә урыс теле буенча күрсәткечләр нинди?

– Анда да нәтиҗәләр югары. Башка мәктәпләрдән ким түгел, аерма юк. Урыс теле исәбенә татар теле укытыла дигән гаеп ташлаулар дөреслеккә туры килми. Булган нәтиҗәләр моны күрсәтеп тора, дәлилли дип саныйм.

Утырышта нәтиҗәләрне күрсәтү белән бергә, "Белем бирүдә алга таба да Русия стандартлары буенча эшне дәвам итәргә" дигән бурыч та куелды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG