Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:42

Иззет Хаиров: "1945 елда сугыштан кайткан 500ләп кырымтатар ветераны атып үтерелгән"


Икенче дөнья сугышыннан Кырымга кайткан кырымтатар сугыш ветераннарының тәкъдире аянычлы булды. Кырымнан сөргенлеккә җибәрелгән гаиләләрен кире Кырымга кайтаруны таләп иткәннәре өчен аларны 1945 елның августында ук Акмәчеттән алып чыгып атып үтергәннәр.

Бу хакта Азатлыкка Кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Иззет Хаиров сөйләде. 1968 елда ул Үзбәкстаннан Акмәчеткә килә торучы кырымтатарлар көн саен бергә җыелган үзәк урынында бер урыс кешесе белән очраша. Бу кеше фронтовик булып чыккан. Иззәт Хаировка ул 1944 елда кырымтатарларны Кырымнан сөрген иткәннән соң ярымутрауда булган вакыйгаларны хәтерләп, кырымтатар сугыш ветераннарын ничек итеп каршылаганнарын, Мәскәү боерыгы белән аларны 1945 елда төркем-төркем итеп төрле урыннарга чыгарып атулары турында сөйләгән.

“Ул көнне бик эссе иде. 1967 елның фәрманы чыккан соң Кырымда урнашу өчен төрле урыннардан килеп көндез эш урыны, сатып алырлык йортлар эзләп Кырым буенча йөри идек. Кичкә таба кем нәрсәгә ирешә алганы хакында мәгълүмат уртаклаша идек. Шундый көннәрнең берсендә кырымтатарлар җыелган урынга бер урыс кешесе килде. Ул көнне бик эссе иде, без су эчеп утырган урында сыра да саталар иде, ләкин без аны эчми идек. Шул урыс кешесе минем яныма килеп аңа бер чәшке сыра алуымны үтенде. Мин шул сыраны алып бирдем аңа. Ул безнең кем булганыбызны аңлаган иде. Акрын гына ул минем белән сөйләшә башлады", дип искә ала Иззәт ага.

“Сезне Кырымнан чыгарганнан соң монда төрле вакыйгалар булган иде, ләкин 1945 елда булган вакыйга бөтен Акмәчетне төтрәндәргән булса кирәк, ләкин беркем бер сүз әйтмәде, чөнки курыкты. 1945 елда сугыштан соң кырымтатар офицерлары, гаскәрләренең бер өлеше Кырымга кайта башлады. Алар кырымтатарларның Кырымнан хаксыз чыгарылганын күреп үз гаиләләрен туган йортларына кайтыруны таләп итә башлыйлар, хәрби комиссариат, хакимият органнарына туктамый мөрәҗәгать итеп торалар. Тора-бара бу офицерлар берләшеп төркем-төркем шәһәр, районнарда төрле ишекләрне шакый башлыйлар, Мәскәүгә мөраҗәгать итә башлаганнар. Җирле Кырым хакимиятләре бу хакта Мәскәүгә хәбәр итеп торган. Мәскәү вазгыятьне куертмаска, кискенләштермәскә, аларга вәгъдә итеп торырга, Мәскәү мәсьәләне өйрәнә дип торырга, аларны кунакханәләргә урнаштырырга, вакытны сузарга дигән киңәш бирә.

Аннары Мәскәүдән сезнең мәсьәләне карарга кеше килде, аның белән очрашу булачак дип хәзерге кырымтатар театры булган НКВДның клубына кырымтатар сугыш ветераннарын җыялар. Аларның барысын да базга биклиләр. 1945 елның август урталарында аларны төркем-төркем йөк машиналарына утыртып алып чыгып бер өлешен Ялта-Алушта юлындагы Чатыр тау янында, тагын бер өлешен Карасубазар янындагы Ак кыя тавы янында, тагын бер төркем кырымтатарларны Акмәчет-Николаевка юлы тирәсендә Дубки бистәсе янында атып үтерәләр. Шул рәвешле барлыгы 500ләп кырымтатар сугыш ветераны юк ителә. Ул көннәрдә бөтен Акмәчет шаулап торса да, беркем бер сүз әйтми иде”, дип сөйләгән ул Изеет Хаировка.

Иззет Хаиров бу кешенең исемен һәм әтисе исемен язып алган ул заманда, ләкин ул үзенең фамилиясен әйтергә курыккан. Бүген бу кешенең исеме билгеле түгел, чөнки Иззет Хаиров исем-фамилияне язган дәфтәрчекне КГБ Ташкентта аның өендә үткәргән тентү вакытында алып киткән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG