Accessibility links

Ходорковскийдан Нефтеюгански мэрын үтерү эше турында сорау алырга телиләр


Михаил Ходорковский
Михаил Ходорковский

Русия тикшерү комитеты Нефтеюгански мэры Владимир Петуховны үтерүне тикшерү эшен яңартты һәм Михаил Ходорковскийның бу эшкә бәйле булу мөмкинлеген белдерде.

Русия тикшерү комитеты Нефтеюгански мэры Владимир Петуховны үтерүгә бәйле тикшерүне яңартты. Комитетның бу турыда хәбәр иткән сүзчесе Владимир Маркин әйтүенчә, оператив мәгълүматларга караганда, 1998 елда булган бу үтерү һәм башка аеруча зур җинаятьләр артында ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковский торырга мөмкин.

Владимир Маркин
Владимир Маркин

Маркин тикшерү барышында кайбер шаһитләрдән, шул исәптән Ходорковскийдан да сорау алулар планлаштырылуын әйтте. Ул Ходорковскийның Русиядән читтә яшәве аннан сорау алуга киртә булмас дип өметләнүен белдерде.

Тикшерү комитеты бу эшне яңадан күтәрүен әлеге җинаятькә бәйле яңа мәгълүматлар ачылу белән аңлата.

Ходорковскийның адвокаты Вадим Клюгвент "Интерфакс"ның бу турыдагы сорауларына "фантазия һәм уйдырмаларга" аңлатма бирмим дип җавап биргән. "Бу инде тапталып беткән тема" дип сөйләшүне дәвам итүдән баш тарткан Клюгвент.

Ходорковский тикшерү комитетының бу гамәле ЮКОС эше турында Һаага мәхкәмәсе карарына яки путинсыз Русия турында язган мәкаләләренә җавап булырга мөмкин дип фаразлый.

Ходорковскийның адвокатлары Нефтеюгански мэрын үтерүгә аның катнашы булмавын элегрәк инде күп тапкыр әйткән иде.

Фәридә Исламова
Фәридә Исламова

Әмма үтерелгән мэрның тол калган хатыны Фәридә Исламова Азатлык белән әңгәмәдә Ходорковскийның адвокатлары әйткәннәргә генә риза булмавын, бу турыда аның үз авызыннан ишетергә теләвен белдерде.

Фәридә Исламова бу үтерүгә бәйле хөкем процессларын үзенең дә күзәткәнлеген һәм үтерүчеләрнең төп яллаучысы Ходорковский булуын аңлаганлыгын, әмма Ходорковскийга карата моңа бәйле тикшерү эше бару-бармавы турында мәхкәмәдә ишетмәгәнлеген әйтте.

Исламова тикшерүнең тиешле дәрәҗәдә алып барылуына, Ходорковскийның гаепле булу-булмавы турында үз авызыннан ишетүенә өметләнүен белдерде. "Ул моны үзе әйтергә тиеш, адвокатлар аша түгел. Безнең илдә җинаятьчеләрне адвокатлар яклау практикасын гомумән бетерергә кирәк. Алар үзләрен үзләре генә якларга тиеш", ди Исламова.

Фәридә Исламова шулай ук Ходорковскийны Петуховны үтерүдә гаепләп урысча язган китабының инглиз теленә тәрҗемә ителеп хәзер Европа башкалаларында таратылуы турында да сөйләде.

Алексей Пичугин
Алексей Пичугин

2007 елда Русия мәхкәмәсе Нефтеюгански мэрын үтерү эшендә ЮКОС иминлек хезмәтенең элекке башлыгы Алексей Пичугинны гаепләп гомерлек төрмә җәзасына хөкем иткән иде. 2012 елда Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Пичугинны хөкем итү процессы гадел итеп оештырылмаган дигән карар чыгарды.

Ходорковский Русиядә икътисади җинаятьләрдә гаепләнеп ике мәртәбә хөкем ителде һәм ун елдан артык гомерен колониядә уздырганнан соң президент Владимир Путин ярлыкавы белән иреккә чыгарылган көнне үк Европага китеп анда яшәү хокукы алды.

XS
SM
MD
LG