Accessibility links

Ел башыннан Русиядәге тикшерү изоляторларында 125 кеше үлгән


Күп очракта рәсми хисапта "кисәк хәле начарлану" үлем сәбәбе итеп китерелә.

Русиядә 2015 ел башыннан бирле полиция бүлекләрендә, тикшерү һәм вакытлыча тоткарлау изоляторларында 125 кеше үлгән. Тоткарлаганда үлүчеләрне теркәүче "Русская эбола" проекты бу хакта "Медиазона" хокук яклау порталына хәбәр иткән.

Күп очракта рәсми хисапта "кисәк хәле начарлану" үлем сәбәбе итеп китерелә. 70тән артык кешенең үлемен полиция әнә шулай дип аңлаткан. Калган сәбәпләргә килгәндә, 50 кеше үз-үзенә кул салган һәм шулай ук төрле авырулар, тән җәрәхәтләре дә үлемгә сәбәп булган. "Русская эбола" белдерүенчә, ике кешене полиция хезмәткәрләре, берәүне камерада бергә утырганнар үтергән.

"Русская эбола" проекты 2015 елның 13 мартында эшли башлады.

XS
SM
MD
LG